Талия Миңнуллина: “Татарстанның яңа талантлы инвесторлары?”

2015 елның 19 декабре, шимбә

17-19 декабрьдә Татарстанда икенче тапкыр актив тормыш позициясе булган Татарстан, Россия, чит илләрдән талантлы яшьләрне берләштерүче “Талантларны ачу” махсуслаштырылган форум узды. Бу елда форум 4 меңнән артык катнашучы, эксперт, югары дәрәҗәле кунаклар һәм “Талантны ачу” республика премиясен алырга теләүчеләрне җыйды.

18 декабрьдә “Штаб” Креатив индустрияләр резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән пленар утырыш узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Талантлар Университеты” Күзәтүче советы әгъзасы Талия Миңнуллина, республиканың танылган сәяси эшлеклеләре, галимнәр, югары белем институтлары ректорлары һәм башкалар актив катнашты.

Сессиядә катнашучыларга яшьләр һәм остазларына проектлы иҗатның челтәрле мәйданнар тәкъдим ителде, экспертларга тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни ярышлар чемпионатын күрсәттеләр. Шулай ук “Талантлар Университеты”, яшьләр, остазлар һәм эш бирүчеләр, фән, бизнес һәм иңат арасында элемтә һәм аралашуның үзенчәлекле провайдерның беренче ел эше презентацияләнде. “Мин әлеге чараларның республика һәм Россия өчен стратегик мөһим булып тора дип уйлыйм. Чөнки нәкъ алар илнең икътисади, мәдәни потенциалын формалаштыралар. Моннан башка әлеге талантлар – инвесторларның яңа буыны, шуның өчен ТР инвестицион үсеш агентлыгы “Талантлар Университеты” белән актив хезмәттәшлек итә. Әмма талантларны табу һәм ачу – бик кирәк булуын аңларга мөһим. Әмма әгәр әлеге талантлар Татарстан җирендә калмаса, шул юнәлештәге эшебез эффектив булмый. Шуның өчен хәзергә иң төп бурыч – бөтен яктан максималь комфортлы тирәлекне булдыру, тормыш сыйфатын арттыру. Бездә “Татарстан Рспубликасының талантлар белән стратегик идарә итү” программасының кабул ителүе яхшы. Шуңа охшаган республика программасы Россиянең башка регионында юк”, - дип саный Талия Миңнуллина.

19 декабрьдә, форум эшенең соңгы көнендә “Талантларны ачу” Республика премиясенең финалы узды. Аның номинантлары балалар, яшьләр, остазлык, продюсерлау һәм яшьләрнең эффектив карьера юнәлешләрен үстерүнең уникаль тәҗрибәләре булган муниципаль оешмалар, талантлы яшьләр, оешмалар, хосусый инвесторлар, профессиональ берләшмәләр, ММЧ булды. Бүләкләр 11 номинация буенча бирелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International