Татарстан белән БГӘ хезмәттәшлегенең ныгуы

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дөбәйгә эшлекле визиты кысаларында Emaar Properties компаниясе башлыгы Мөхәммәд Алаббар әфәнде белән очрашты. Очрашуда шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Emaar Properties (БГӘ) компаниясе сәүдә үзәкләре, халыкара дәрәҗәдәге отельләр, офис үзәкләре һәм башкаларны төзү белән шөгыльләнә. Компания "Бурдж Халифа" - дөньядагы иң биек бинаны төзегән, шулай ук дөньядагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе "Дубай Молл" милекчесе һәм операторы булып тора.

Emaar Properties базарда инде 19 ел эшли, аның вәкиллекләре 11 илдә бар (Һиндстан, Марокко һәм башкалар), аның баш офисы Дөбәйдә урнашкан. Компания дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә проектларны гамәлгә ашыра. Компаниянең 30% дәүләт милке дип исәпләнә, 70% - акционерларныкы. Гомумән Emaar Properties компаниясендә 6 меңгә якын хезмәткәр исәпләнә.

Очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Мөхәммәд Алаббар компания мөмкинлекләре һәм тарихы турында сөйләде. Emaar Properties бизнес, ял итү, мода өлкәләрендә лидер буларак Дөбәйнең югары потенциалын алга таба үсеш һәм дөньяның күп илләренең тиз үсүче базарларына чыгу мөмкинлекләре өчен куллана. Компания үзенең үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны бизнесны үстерү һәм "киләчәк акыллы шәһәрләр" төзүдә күрә.

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгын Татарстан Республикасына чакырды.

Нәтиҗәдә Мөхәммәд Алаббар девелопмент өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү өчен җаваплы визит белән 2017 елда Татарстанга килүе турында килешү ирешелде. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы хәзерге вакытта программаның проекты өстендә эшли.

Белешмә өчен:

«Бурдж-Халифа» - Дөбәйдәге 828 метр биеклектәге небоскреб (163 каттан тора), дөньядагы иң биек бина. Формасы буенча сталагмитка ошаган. «Дөбәй манарасы» үзенең чәчәк түтәлләре, бульварлары һәм парклары белән «шәһәр эчендә шәһәр» буларак проектлаштырылган. Төзелеш 1,5 млрд. долларга бәяләнә. Шулай ук Дөбәйдәге яңа эшлекле үзәкнең төп өлеше булып тора. Комплекс эчендә отель, фатирлар, офислар һәм сәүдә үзәкләре урнашкан.    

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International