«Глобаль энергия» премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казан Ратушасында тантаналы чара узды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Президенты катнашында 2021 елгы «Глобаль энергия» премиясе лауреатлары игълан ителде. Чараның модераторы «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев булды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук лауреатларны тантаналы игълан итүдә катнашты.

«Глобаль энергия» халыкара энергетика премиясе энергетика өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр һәм фәнни-техник эшләнмәләр өчен бирелә.

"Традицион булмаган энергетика" номинациясендә җиңүчене Татарстан Президенты игълан итте. Ул - Россиядән галим Сөләйман Аллахвердиев. Бүләк альтернатив энергетика үсешенә, ясалма фотосинтез системаларын проектлау өлкәсендә фәнни казанышларга, биоэнергетика һәм водород энергетикасы өлкәсендә фәнни эшләр циклына күренекле өлеш керткән өчен бирелде.

"Традицион энергетика" номинациясендә шулай ук Россия вәкиле - Зинфер Исмәгыйлев җиңүче булды. АКШ галиме И Цуй «Энергияне алуның яңа ысуллары» номинациясендә җиңде.

«Global Energy International» премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы алдыннан халыкара комитет әгъзалары кичә, 5 сентябрьдә, Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәгендә булдылар.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина регион презентациясен үткәрде, анда кунакларга Татарстанның традицион нефть чыгару һәм нефть химиясе технологияләрен үстерү буенча эре үзәк булып калуы, шулай ук энергетиканың альтернатив юнәлешләре турында сөйләде.

“Татарстан тантананы уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Без аның инновацион регион булуын күрәбез. Бу төрле производстволар технологияләренә дә, республика тәрбияли торган кадрларга да кагыла”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Глобаль Энергия" премиясен бирү буенча халыкара комитет әгъзасы Марта Бониферт (Венгрия).

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 13-15 октябрьдә Мәскәүдә Россия энергетика атнасы кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International