Азия партнеры белән очрашу

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан һәм Сингапурны озак вакытлы дус һәм хезмәттәшлек еллар бәйли, республика Азия партнеры белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур мәгънә бирә.

Соңгы елларда күп визитлар булды. Татарстан җитәкчелеге күп тапкыр Ли Куан Ю – Сингупурның беренче Премьер-министры белән очрашты. Татарстанга ул шулай ук 2007 елда килгән иде. Татарстан делегациясе бу илгә Россия-Сингапур бизнес форумы кысаларында килде. Шулай ук Татарстанга Сингапур Хөкүмәтенең әгъзалары килгәннәр. Төрле өлкәләрдә килешүләр бар: мәгариф, сәүдә үсеше.

Сөйләшү барышында яклар Татарстан һәм Сингапур арасында хезмәттәшлек үсеше перспективалары, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, эшмәкәрләр элемтәләрен ныгыту, инвестицион партнерлыкны үстерү турында сөйләштеләр.

Мәсәлән, Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалын презентацияләде һәм регионның инвестицион сәясәте турында сөйләде.

“Күп үзгәрешләр безнең республикада – бу барысы да сезнең илдә күргән процесслар һәм алган тәҗрибә ярдәмендә. Татарстан өчен Сингапур интенсив үсеш мисалы булып тора. Системалы эш ярдәмендә 50 ел эчендә илне, аның икътисадын үзгәртергә мөмкин”,- дип әйтте Талия Миңнуллина.

“Татарстан интенсив үсүче Сингапур бизнесына Россия базарына чыгу өчен капкага әйләнергә тиеш”

Алга таба 31 майда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Кун белән очрашу узды. Азия ягыннан делегация составына РФдагы Сингапур Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа, Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының вәкилләре керделәр.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Сингапур хезмәттәшләрен Иннополис проектын булдыру һәм үстерүгә ярдәм итү, идарә кадрларын әзерләү һәм аларның белемен арттыру өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты кунакларга уңышлы тормышка ашырылган проектлар булган республика потенциалы турында сөйләде. Татарстан интенсив үсүче Сингапур бизнесына Россия базарына чыгу өчен капкага әйләнергә тиеш. Татарстанда җитештерелгән 50% продукциясе экспортка китү факты мөһим.

Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Кун Татарстан үсешенең уңай динамикасын билгеләде. Иннополис мисал булып китерелде. “Мин бу шәһәрне күрдем, 2013 елда анда басу гына булган иде, хәзер күп биналар, Иннополис Университеты, стартапларны үстерүче, инновацияләр эзләүче күп яшь кешеләр бар”, - дип министр әйтте.

Ко По Кун сүзләре буена Сингапур бизнесының Татарстан территориясендә үз проектларын үстерүдә кызыксыну бар. “Life  исемле Сингапурда булган бер компания белән очраштык. SREDA – венчур капиталы. Хәзер алар Татарстанга, Иннополиска кайтырга һәм монда уңышны кабатларга телиләр. Бу Татарстан һәм Сингапур арасында аралашу үсешененең яхшы мисалы булачак дип уйлыйм”, - дип әйтте.

“Татарстан киләчәккә һәрвакыт ориентлаша, бу Россиянең алда баручы регион, икътисады нефть һәм газ белән генә бәйле түгел, ул башка өлкәләргә дә ориентлаша: самолетларны төзү, машина, көймә төзелеше. Монда без бер беребезгә икътисади позицияләрне ныгытуда ярдәм итә алабыз”, - дип  Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры тәмамлады.

Белешмә

Сингапур Республикасы – Көньяк-Көнбатыш Азия утрауларында урнашкан шәһәр-дәүләт. Сингапур мәйданы 719,1 км² тәшкил итә, ул әкренләп территорияне зурайту программасы буенча арта. Хәзерге көнгә Сингапур 63 утраудан тора. Иң зурысы – Сингапур. Ул – базар икътисады һәм түбән салымлы югары үсеш алган дәүләт. Анда милләтара корпорацияләр зур роль уйный. Өстенлекләр: уңай инвестицион климат, югары конкурентлы тирәлек, икътисади азат рейтингында алдагы урыннар, югары белемле һәм дисциплиналы халык, югары үсеш алган муллык.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International