Континенталь Европаның иң көнбатыш дәүләтенә визит

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Европаның төрле очларында урнашкан Россия һәм Португалия илләре дус мөнәсәбәтләрдә торалар. Бүгенге көнгә Португалиядән Татарстанга инвестицияләр килмәде. Үзара табышлы мөнәсәбәтләр үсеше өчен контактлар һәм очрашулар кирәк.

Шулай 29 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Португалиягә килде. Татарстан делегациясе индивидуаль программалар буенча эшләде.  Талия Миңнуллина Horasis Global Meeting форумында чыгыш ясады. Форумның пленар утырышында Агентлык җитәкчесе глобализацияләү, сәяси процессларның халыкара икътисади тирәлегенә тәэсир итү, Татарстанның дөнья эшлекле берләшмәсенә интеграцияләү барышы турында сөйләде. Утырышта АКШ, Германия, Франция, Мисыр, Швейцария, Бөекбритания, Һиндстан һәм Мьянма вәкилләре һәм профессорлары катнашты. Негатив дөнья икътисади тенденцияләрне җиңүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе белгечләрнең игътибарын җәлеп итте. Шулай ук Россия базарында һәм анда бизнесын урнаштыруда кызыксынган Португалия компанияләре белән очрашулар узды.

Татарстан Президенты Португалиядә

Ике көнлек визит белән Лиссабонда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да булды.

Taguspark тәҗрибәсен алып

Татарстан делегациясе Taguspark («Тагушпарк») фәнни-технологик паркын карадылар. Португалиянең Оэйраш муниципалитетында урнашкан фәнни-технологик паркның төп акционерлары финанс фирмалары, ИТ-компанияләр, университетлар, муниципалитет һәм башка оешмалар булып тора. Taguspark проекты турында аның генераль директоры Антонио Кармона Родригеш сөйләде.

Taguspark  тәҗрибәсе Татарстанга Иннополисны үстерү өлешендә кызык.

Паркны карау барышында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Taguspark арасында Үзара аңлашу турында меморандумга кул кую узды.

Португалия һәм Татарстанның инвестицияләр агентлыкларын берләштереп

Шулай ук Португалиянең инвестицияләр һәм тышкы сәүдә буенча агентлыгы (AICEP) президенты Луиш Каштру Энрикиш белән очрашу узды.

AICEP – 2007 елда барлыкка килгәндәүләт оешмасы. Агентлык Португалия товарларын экмпортлауга, компанияләрнең тышкы базарларга чыгырга һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итергә  ярдәм итә.

Татарстан – Россия Федерациясенең иң алда баручы үсеш алган регионнарның берсе булы турында әйтте.

“Безнең максат – инновацион икътисад, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен максималь уңайлы шартлар булдыру. Без тышкы икътисади хезмәттәшлекне актив үстерәбез, Португалия бизнесы белән аралашырга әзер”,- дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ассызыклады.

AICEP президенты үз чиратында хезмәттәшлек өчен киң мөмкинлекләр булуын билгеләде: “Без Португалия компанияләрнең бизнесы үсеше өчен шартлар булдырырга тырышабыз. Сезнең визит эшмәкәрләргә бизнесны киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләрне күрсәтәчәк. Сезнең визит якынаю һәм яңа партнерларны табу юлында беренче адым булуына ышанам”.

“Португалия компанияләрен Татарстанның инвестицион проектларында катнашырга чакырабыз”

Динамика буенча үсүче регион булган Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы “Португалия – Татарстан” эшлекле форумында тәкъдим ителде.

Татарстан Португалиягә ягулык, каучук, агач әйберләрен китерә. Португалиядән Татарстанга машиналар, җиһаз һәм башка әйберләр килә.

Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр зур. Мәсәлән, Татарстан Португалиягә “КАМАЗ” машиналары, вертолетлар, йөк пассажир көймәләр, нефтехимия продукциясе, минераль ашламалар, нефть һәм газ чыгару җиһазы, гозотурбина һәм газ бушату җиһазлар, копрессорлар һәм суыткыч техникасын китерүдә кызыксынган.

Якын елларда Татарстанда “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры, Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге, “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрален төзү кебек масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру дәвам итә.

Татарстанда шулай ук  алда баручы Россия “Алабуга” махсус икътисади зонасы урнашкан, 2015 елда Казанның шәһәр-иярчене – Россия масштабтагы ИТ-үзәге һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасының беренче чираты ачылды.

Татарстан актив халыкара һәм тышкы икътисади хезмәттәшлекне үстерә, Португалия бизнесы вәкилләре белән аралашуны киңәйтергә әзер.

Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясе белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Ул Агентлыкның инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшчәнлеге, шулай ук эре сәнәгый эшханәләре турында сөйләде.

Талия Миңнуллина ассызыклаганча, бүген Татарстанга дөнья компанияләре инвестицияли, регионның чит ил инвесторлары белән эш итү тәҗрибәсе зур.

Инвестицион климат, инвесторлар өчен өстенлекләр һәм бизнес өчен булган инфраструктура турында мәгълүматны 11 телдә булган Инвестицион үсеш агентлыгы сайтында табырга мөмкин.

Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә мөмкинлекләрне Татарстанның Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов тәкъдим итте.

Авыл хуҗалыгы потенциалы презентациясе белән Премьер-министр урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов чыгыш ясады.

Форум барышында документларга кул куелды. Шулай, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Space Silver Drones (Португалия, авиатөзелеш өлкәсе) компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм AmberTREE / Novermet-DP (энергетика) белән килешү булдырылды.

Сәүдә партнерлык өчен яңа инициативалар

Моннан башка Татарстан делегациясе Португалиянең Сәүдә-сәнәгый палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.

Португалиянең Сәүдә-сәнәгый палатасы – 1834 елда барлыкка килгән бизнес ассоциация.

Бруно Бобоне икътисад, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар дип ышаныч белдерде.

“Без сезнең визитыгызны Татарстан белән танышу, Португалия бизнесына сәүдә партнерлык өчен яңа инициативалар тәкъдим итү мөмкинлеге буларак карыйбыз”, - дип Португалиянең Сәүдә-сәнәгый палатасы әйтте.

Очрашу азагында Татарстанның Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Португалиянең Сәүдә-сәнәгый палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Алга таба Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Парламенты рәисе Эдуарду Ферру Родригеш, Португалиянең икътисад министры, Россия-Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәисе Мануэль Калдейра Кабрал белән очрашты.  

Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Без регион дәрәҗәсендә Россия-Португалия хезмәттәшлегенең ныгытуына ярдәм итергә телибез дип Рөстәм Миңнеханов әйтте һәм комиссиянең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте.

Португалиянең икътисад министры әлеге тәкъдимне кабул итте.

 “Татарстан Республикасының Португалиягә визиты әлеге илләр арасында хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк, Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк”, - дип сәфәр нәтиҗәсендә Талия Миңнуллина билгеләде.

Белешмә:

Португалия - индустриаль-аграр дәүләт. Сәнәгатьнең төп өлкәләре – тукыма, тегү, шәраб, зәйтүн маен, балык консерваларын җитештерү, пробка кабыгын эшкәртү, кара һәм төсле металлургия, машина төзелеше; химия,нефть эшкәртү, цемент сәнәгате үсә. Авыл хуҗалыгында игенчелек өстенлек итә. Эшкәртүче җирләрнең яртысы  - басулар, йөзем, зәйтүн үстерүчелек. Терлекчелектә эре мөгезле хайваннарны үстерү, сарыкчылык, дуңгызчылык, балыкчылык. 

Төп тышкы сәүдә партнерлар – Европа берләшмәсе илләре.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International