Якын чит ил партнеры

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан һәм Әрмәнстанның икеяклы элемтәләре акрын үсә. 2016 ел нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы һәм Әрмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме бары тик $8,5 млн тәшкил итте.

Ереванга Татарстан каучугы, җир транспорты әйберләре, җиһазлар һәм механика җайланмалары, кара металл әйберләре, инструментлар һәм оптик аппаратлар, аш-сулар китерелә.

Әрмәнстаннан Татарстанга агачлар һәм үсемлекләр, крахмаллар, төрле җиһаз, сөт һәм ит продукциясе китерелә.

Россия Федерациясендәге Әрмәнстан  Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән 25 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашты.

Сөйләшү барышында яклар Татарстан һәм Әрмәнстан  арасында Россия- Әрмәнстан  мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, эшлекле элемтәләрне киңәйтү сораулары, эшмәкәрчелек элемтәләрен ныгыту, инвестицион партнерлыкны үстерү турында сөйләштеләр.

Мәсәлән, Талия Миңнуллина Республиканың инвестицион потенциалые презентацияләде һәм регионның инвестицион сәясәте турында сөйләде.

Илче Татарстан эшханәләренең Әрмәнстанга  продукция, аеруча КАМАЗлар һәм вертолетларны китерүдә ният белдерде. Аграр- индустриаль секторында мөмкин булган сәүдә операцияләре турында да сүз барды.

Вардан Тоганянның Казанга визитының төп максаты – 2017 елның 25-26 маенда Татарстан башкаласында үтәчәк Евразия хөкүмәтара советы һәм БДБ хөкүмәтләренең башлыклары советы утырышында катнашу.

Белешмә:

Әрмәнстан – Алдагы Азиянең төньягында, Әрмәнстан таулыгының төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Диңгезгә чыгу юк. Әзербайҗан һәм Таулы-Карабах Республикасы белән көнчыгышта чиктәш. Иран белән көньякта, Төркия белән көнбатышта һәм Грузия белән төньякта чиктәш. Әрмәнстан Әзербайҗан территориясенең бер өлешен контрольдә тота. Әрмәнстан халкы 2016 елның 1 гыйнваренә 2 млн. 998,6 мең кеше тәшкил итте, территориясе - 29 743 км². Кайбер мәгълүмат буенча халык саны буенча 136 урынны һәм территория буенча 138 урынны ала. Башкаласы – Ереван. Дәүләт теле – әрмән теле.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International