КазанСаммит 2017 партнеры – Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясе

2017 елның 12 мае, җомга

18-20 майда Татарстан Республикасы башкаласында «Россия-Ислам дөньясы: КазанСаммит 2017» IX Халыкара икътисади саммиты узачак. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия-Ислам дөньясы” Стратегик караш группасының рәисе булып билгеләнгән. Регион башлыгы карары буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алдагы икътисади вакыйгага әзерләнүен алып бара. Саммит партнерларының берсе Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясе (WAIPA) булып тора һәм аның делегациясен WAIPA Башкарма директоры Бостиан Скалар җитәкли.

Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясе Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) Женевада 1995 елда барлыкка килгән хакимиятле булмаган оешма. Максаты – контактларны урнаштыру, хезмәттәшлекне үстерү, тәҗрибә һәм туры чит ил инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә мәгълүмат белән белән алмашу. Дубайда AIM Еллык инвестицион форумы чаралары кысаларында 2017 елның апрелендә WAIPA хәзерге көнгә дөньяда инвестицияләрне җәлеп итү буенча якынча 4000 агентлык бар, ә гринфилд өлкәсендә проектлар якынча 14400, бу агентлыклар арасында зур конкуренция булуын аңлата: 3,5 проект бер агентлыкка туры килә. Бүгенге көнгә Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясенә 104 илдән 155 оешма керә, алар арасында 27 ИХО илләре, мәсәлән, Малайзия, БГЭ, Согуд Гарәбстаны, Пакистан. 2016 ел буенча инвестицияләрне җәлеп итү буенча 10 лидер дәүләттән инвестицияләрне җәлеп итү буенча берничә агентлык ЮНКТАД мәгълүматы буенча (АКШ, Великобритания, Кытай, Гонконг, Сингапур, Бразилия, Франция, Нидерланды, Австралия, Һиндстан) WAIPA әгъзалары булып тора: бу Великобритания хөкүмәтенең халыкара сәүдә буенча департаменты, КХР сәүдә министрлыгының инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыгы (CIPA), Бразилиядән Apex Brazil Үсеш, Сәнәгать һәм тышкы сәүдә министрлыгының инвестицияләрне җәлеп итү һәм сәүдә үстерү буенча агентлыгы һәм Франциядән Business France инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлык. Инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар үз илләрдә икътисад үстерү буенча процессларның актив катнашучылары булып тора. Инвесторларга төп таләп һәм Европа агентлыгының эффективлык күрсәткече эш урыннарын булдыру һәм саклау тора. Мәсәлән, ЮНКТАД  мәгълүматы буенча Великобритания 2016 елда 179 млрд. доллар туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итте.  Великобритания хөкүмәтенең халыкара сәүдә буенча департаменты (UKTI) 2015-2016 елладра партнерлар белән бергә 2213 регистрацияләнгән инвестицион проектлардан 1731не үзе алып барды, бу Великобританиянең 80%, алар нәтиҗәсендә 82,6 мең эш урыны булдырылды. TRW  компаниясе - Сандерленд  шәһәрендә Nissan заводын тәэмин итүчесе 130 яңа эш урынына җитешерү урнаштырды, Lear Corporation җитештерүен тагын 100гә киңәйтте. Ассоциация  үз әгъзаларына форумнар, очрашулар һәм конференцияләр оештыра, эффектив нетворкингка, инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә мөһим тәҗрибә белән алмашуга ярдәм итә. Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясе илне алга таба мавыктыру һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү белән эшләгән институтларның киң челтәренең үзәк аппараты булып тора. Соңгы елларда WAIPA инвестицион агентлыкларының коолектив фикерен дөнья матбугатына ктерүдә зур мөмкинлекләр ача. Моннан башка, WAIPA әгъзалары контактлар базасы белән куллана алалар – инвесторларга WAIPA әгъзалары белән контактларны яхшырту мөмкинлеге. WAIPAга керүдә иң зур файда – тәҗрибә һәм белем, шулай ук чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә инновацион уйлап табулар белән алмашучы Инвестицион агентлыкларның киң челтәрендә тора. Татарстан Республикасы - Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясендә Россиянең беренче вәкиле 2011 елның сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясенә кереп, оешмада Россиянең беренче вәкиле булды. 2013 елның февралендә Женевада WAIPA Генераль Ассамблеясының утырышында Агентлык Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясенең җитәкчелек комитетына керде һәм WAIPAның Көнчыгыш Европа буенча директор булып билгеләнде. Элек бу урында Словения Республикасының эшмәкәрлек һәм чит ил инвестицияләр буенча Дәүләт органы булды. Елдан ел Татарстан WAIPA утырышларында актив катнаша. Шулай, 2017 елның 2 апрелендә Дубайда инвесторларның Еллык очрашуы кысаларында Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясенең утырышы узды. Россиядән Татарстан булды. Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина анда спикер һәм эксперт буларак катнашты. Катнашучылар тотрыклы үсеш шартларында инвестицияләү механизмнары, икътисадта яңа трендлар, дәүләт-хосусый партнерлык үсеше, региональ агентлыкларның халыкара берләшмәсенә интеграцияләү сораулары, туры инвестицияләргә тәэсир итүче факторлар һәм башка темалар турында сөйләштеләр. Чара барышында Талия Миңнуллина Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде. Мәсәлән, Республиканың инвестицион инфраструктура өстенлекләре, инвестицион өлкәдә регион тәҗрибәсе турында сөйләнде. “Уңыш рецепты – бердәм эшчәнлеккә җәлеп итә алырлык чит ил инвесторларын эзләү белән үз ихтыяҗларын дөрес билгеләү. Регион өчен стратегик сорау – регионның тормыш сыйфатын арттыру максаты белән җирле икътисад ихтыяҗларының ничек канәгатьләндерүе”. Талия Миңнуллина шулай ук бөтенесен “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды. WAIPA Башкарма директоры Бостиан Скалар щлеге масштаблы вакыйгада катнашырга ризалыгын белдерде. КазанСаммит 2017 берләштерә Алдагы саммитта сөйләшүләрнең бер темасы илләр арасында кооперацияләүгә багышланачак. Бүген дөнья берләшмәсе алдында алдагы үсеш юлын һәм икътисадның төп векторын билгеләү соравы тора. Бары тик бердәм көч белән уңышка җитергә мөмкин. Берләштерүче ассоциация буларак WAIPA тотрыклы икътисадны урнаштыруда халыкара көчләрне берләштерү өчен кирәк булган инструмент ала. Саммитның пленар утырышында спикер буларак Бостиан Скалар хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклый: “Илләр дөнья икътисады үсешенең хәзерге авыр хәлендә кайсы инвестицияләргә ярдәм итүдә игътибарны юнәлдерергә тиеш. Инвестицияләр тотрыклы үсеш максатларын ирешүгә юнәлергә тиеш, без яхшы эш урыннарын барлыкка китергән һәм кешеләр өчен мул тормышка тәэмин итүче инвестицияләргә ярдәм итергә тиеш”. Икътисади язның төп вакыйгасында катнашыгыз! kazansummit.ru сайтында регистрация 2017 елның 14 маена кадәр ачык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International