Казансаммит 2017 = инвестицияләр

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

2017 ел – өметләр елы

Туры чит ил инвестицияләр күләме бөтен дөнья буенча 2016 елда 13%ка кимеде, Бөтендөнья банкының алдан әзерләнгән бәя буенча 1,52 трлн. доллар тәшкил итте. Әлеге төшү бөтен регионнарда булмады, бу дөнья буенча икътисадның бертөрле булмаганын күрсәтә.

Бөтендөнья банкының докладында билгеләнгәнчә, узган елда булган кризис вакытында характерланган түбән үсеш күрсәткечләреннән соң 2017 елда дөнья икътисадының үсеш темпларының 2,7%ка кадәр артуы фаразлана.

“Дөнья икътисадының кечкенә үсешен күрсәткән еллар буенча икътисади перспективаларының яхшыру билгеләре шатландыра, - дип Бөтендөнья банкы Президенты Джим Ён Ким белдерде. – Хәзер бу динамика белән кулланырга кирәк һәм инфраструктура һәм кеше капиталына инвестицияләр күләмен үстерергә кирәк. Бу ярлылыкны бетерү өчен кирәк булган тотрыклы һәм инклюзив икътисади үсешне арттыру өчен мөһим”.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә икътисад үсеше бу елда артачак дип фаразлана. Нефть экспортерлары арасында Согуд Гарәбстанында 2017 елда 1,6%ка үсеш фаразлана, ә Ислам Иран Республикасында алдагы нефть чыгару һәм чит ил инвестицияләрен киңәйтү, көтелгәнчә, 5,2%ка кадәр үсешне арттырырга ярдәм итәчәк. Африканың кайбер өлешләрендә Мисыр (6,9 дан 7,5 млрд. долларга кадәр) һәм Нигерия (3,1 тән 4 млрд. долларга кадәр) кебек инвестицияләрне җәлеп итүче илләрдә үсеш бар. Индонезиядә 2017 елда үсеш 5,3%ка үсәчәк дип көтелә. Малайзиядә 2017 елда биржа товарларына түбән хакларга адаптацияләү процессы тәмамланганда үсеш 4,3%ка артачак дип фаразлана.

Ислам икътисады тиз үсеш ала

Ислам икътисады тиз үсергә дәвам итә, шуңа күрә яңа продуктлар һәм хезмәтләргә сорау үсә. Thomson Reuters алдынгы аналитик агентлыгы 2016/2017 ислам икътисадының хәле турында глобаль отчетында төп максатлар һәм трендларны, шулай ук яңа мөмкинлекләрне билгеләде.

Статистика үз үзе турында сөйли, чөнки 2016 елда ислам икътисадының күләме 1,9 трлн. долларга бәяләнә, ә ислам финанслары өлкәсенең күләме – 2 трлн. доллар. Акчаның зур күләме мөселманнар 1,7 трлн. доллар күләмендә азык-төлеккә һәм эчемлеккә, 243 млрд. доллар киемгә һәм бизәкләргә, 189 млрд. доллар медиа һәм күңел ачуга, 151 млрд. доллар сәфәрләргә, 133 млрд. доллар даруга һәм бизәнүләргә тота. Беренче тапкыр 415 млрд. доллар күләмендә сертификацияләнгән хәләл азык-төлек сегменты, 44 млрд. доллар күләмендә  костюмнар һәм 24 млрд. доллар күләмендә хәләл туризм сегменты билгеләнгән.

2021 елга ислам икътисадының күләме 3 трлн. долларга, ә ислам финанслары базары күләме – 3,5 трлн. долларга җитәчәк дип фаразлана.

73 илдә 57 Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан һәм 16 ислам булмаган илдә барлыкка килгән эшлекле климатка нигезләнгән индикаторны кулланып Thomson Reuters экосистеманы булдыруда лидерларны таптылар ( ислам финанслар, хәләл азык-төлек, туризм, мода, медиа һәм күңел ачу, дарулар һәм бизәнүләр): Малайзия, Пакистан, Сингапур ,БГЭ, Кувейт, Бруней, Бахрейн, Катар, Судан, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Иран, Оман, Индонезия, Бангладеш. Ислам финанслары һәм хәләл азык-төлек ил икътисадының 45% һәм 35% тәшкил итә.

Инвесторларның аппетиты турында хәләл азык-төлек өлкәсенә хосусый капиталны урнаштыру буенча активлык күрсәтә. Шулай, ESP Capital һәм Kingsey Capital Partners Великобританиядән бәрән итен җитештерү һәм китерү буенча Janan Meat ка 30 млн. доллар инвестицияләде, шул вакытта Abraaj Capital һәм Texas Pacific Group Согуд Гарәбстанда Kudu  фастфуд ятьмәсендә 400 млн. доллар инвестицияләде.

Соңгы елларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Россия Федерациясе белән хезмәттәшлеге активлашкан. Шулай, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш группасы барлыкка килгән. 2014 елда Владимир Путин Карары буенча Рөстәм Миңнеханов Группа рәисе булып билгеләнгән. Группа эшчәнлеге кысаларында “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” Халыкара икътисади саммиты – Россия Федерациясе субъектларының ислам дөньясы илләре арасында аралашуның төп мәйданы уза. Группа эшендә акцент Россия Федерациясе һәм мөселман дөньясы арасында стратегик партнерлыкны практик яктан тормышка ашыруга ясалган. Актив хезмәттәшлек ярдәмендә ИХО илләреннән Россиягә инвестициияләр үсә.

2017 елда Россия инвестицияләр өчен иң сөйкемле илләрнең берсенә әйләнәчәк

 Моның турында Bloomberg агентлыгы белдерә.

Агентлык версиясе буенча, алга таба инвесторлар арасында үсеш алучы икътисады булган җиде иң танылачак илләр  исемлегенә кергән. Исемлектә шулай ук КАР, Мексика, Бразилия, Чили, Һиндыстан һәм Индонезия бар. Агентлык шулай ук UBS Швейцария банкының билгесен күрсәтә, аның буенча Россия валютасы белән сәүдәдән потенциаль керем якын 12 айда 26%ка җитергә мөмкин, бу Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африканың үсүче базарлар арасында максималь күрсәткеч булып тора.

Bloomberg буенча бу елда инвесторларны сәяси климатны яхшыруы, шулай ук базарларында тышкы негатив факторларга нык рәнҗемәгән үсүче илләр җәлеп итәчәк.

“Россия сумы – түбән процент ставкасы булган илләрдә шул илләр валютасында алган акчалар һәм югары керем булган кыйммәтле кагәзьләр сатып алучы инвесторлар өчен төп ставка”.

Россия – территория буенча дөньяда иң зур ил. Логистика һәм инвестицион климатны исәпкә алып регион дәрәҗәсендә инвесторлар бизнесны алып бару өчен уңайлы урын сайлыйлар.

Бүген Татарстан – инвестицион климат хәле буенча Россия милли рейтингында лидер

Татарстан Республикасы инвестицияләү өчен иң сөйкемле регион булып тора. Бүген республика - инвестицион климат хәле буенча Россия милли рейтингында лидер. Forbes абруйлы журнал язганча, Татарстан җитәкчелегенең административ киртәләрне киметү һәм инвесторларга ярдәм итү буенча эффектив эше Россиянең күп регионнарында булмаган эшлекле даирәләр вәкилләре өчен уникаль тәкъдим булып тора. Дөнья икътисади волатильлеге, федераль хокук турбулентлыгы Татарстанда аз булган эшлекле хәтәрләр океаны булып тора. Республика хөкүмәт ягыннан инвесторларга төрле дәүләт гарантияләрен бирә. Компанияләр дәүләт катнашуы белән инвесторлар белән бердәм җитештерүләрне булдыруда локаль партнерлар буларак чыгыш ясыйлар – бу шулай ук бизнесны алып баруда гарантия дияргә була.

Татарстанда өч махсус зона урнашкан: “Яр Чаллы”, Иннополис һәм Алабуга. Foreign Direct Investment Intelligence (FDI) абруйлы журнал буенча «Алабуга” МИЗ инвесторларны җәлеп итүче Европада иң яхшы зона булып тора. Алар арасында шулай ук Ford, 3М, Air Liquide танылган компанияләр бар. Рейтингны ясаган кешеләр “Алабуга”ны булган резидентларның җитештерүләрен киңәйтү, мәсәлән, KASTAMONU агач эшкәртүче заводның икенче линиясенең төзелешен билгеләгәннәр.

“Безнең республикага кергән һәр инвестор үзен сакланган булып хис итә, бу эшне уңайлы рәвештә дәвам итергә мөмкинлек бирә. Татарстан – инвестицияләү өчен иң яхшы урын”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Республика шулай ук Россиядә партнерлык (ислам) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча пилотлы регион булып тора. Бу өлкәдә ислам дөньясы илләре һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Бу перспектив юнәлешкә Россиядә соңгы вакытта зур игътибар ителә. Внешэкономбанк рәисенең беренче урынбасары Николай Цехомский: “Ислам банкингы Россиягә инвестицияләр чыганагы булачак». Внешэкономбанк өчен “ислам банкингы инвестицион эшчәнлекне фондлау, Россия сәнәгый экспортка ярдәм күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ача”.

Ислам финанслары бу елда Татарстан башкаласында 18-20 майда узачак “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” Халыкара икътисади саммитының төп темасы булачак. Казансаммит 2017дә Сезне Махсус икътисади зоналарның инфраструктурасы һәм мөмкинлекләре, инновацион проектлар, алда баручы сәнәгый катнашучылар һәм берләшмәләр, финанс институтлар, Россия регионнары һәм ислам дөньясы илләренең инвестицион потенциалы презентациясе көтә. Катнашучылар kazansummit.ru сайтында регистрацияне үтә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International