Ерак Көньяк Африка якынлаша

2017 елның 31 марты, җомга

29-31 мартта Татарстанда КАР (рус. ЮАР) Илчелегенең икътисади бүлегенең җитәкчесе, Икътисад буенча министр-киңәшче Молоко Лешаба җитәкләгән Көньяк Африка Республикасы Илчелегенең делегациясе булды.

Казанда кунакларны киң мәдәни һәм эшлекле программа көтте. Делегация “Иннополис” МИЗ, “Иннополис” Университеты, “ИТ-парк” Югары технологияләр өлкәсендә технопарк, Казан Кремле, Иске-Татар бистәсен карадылар.

Көньяк Африка Республикасы делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килделәр, анда Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина регионның инвестицион потенциалын презентацияләде һәм инвестицион сәясәте турында сөйләде. Кунаклар Көньяк Африка компанияләрнең Татарстан һәм Россия икътисады мөмкинлекләре турында әз мәгълүмат белүенә зарландылар,  шулай ук Татарстанның зур компанияләре – “КАМАЗ” АҖ һәм Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерделәр.

“Без чыннан да Көньяк Африка белән әз эшлибез. Ә Көньяк Африкадан башка илләргә туры чит ил инвестициияләр күләме 2015 елда 5,4 млрд доллар тәшкил итте. Инвестицияләр сәүдә процессларыннан башлана. Башта продукциянең экспорт-импортлы операцияләрен ныгытырга кирәк», - дип Талия Миңнуллина белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Икътисад буенча министр-киңәшче Молоко Лешабаны “Экспорт корпорациясе” ААҖ генераль директоры белән таныштырды.

Талия Миңнуллина ике республика арасында алдагы сөйләшүләр һәм очрашуларны булдыруда ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Молоко Лешаба әфәнде әлеге фикерне тулысынча яклады.

Искә төшерик, 2016 елда «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII Халыкара икътисади саммитында Көньяк Африка Ислам советының башкарма директоры Шейх Зафир Наджаар катнашты.

Белешмә

Көньяк Африка Республикасы – Африка континентының көньягында урнашкан дәүләт. Илдә күп минераль ресурслар бар. Африка континентында иң үсеш алган ил һәм Өченче дөньясына кермәгән ил. Телекоммуникацияләр, электроэнергетика, финанс өлкәсе киң үсеш алган. Импортның төп өлкәләре: нефть, азык-төлек, химия товарлары; экспорт: алмазлар, алтын, платина, машиналар, җиһаз.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International