Төркиянең Татарстанда актив позициясе

2017 елның 17 марты, җомга
15 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «FEKO» Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Яклар максатлы сөйләшү һәм Татарстанда бизнес үсеше мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат бирү өчен очраштылар. «Feko» компаниясе кергән Төркиядә урнашкан KORKMAZ GROUP компаниясе энергетика, төзелеш, тукыма, алюминий профильләр, халыкара сәүдә һәм башка эшчәнлек белән шөгелләнә. Әлеге компания ашамлык, җиңел һәм нефтехимия сәнәгате җитештерүен төзүдә хезмәт күрсәтә, шулай ук төрле проектларны тормышка ашыруда киңәш бирә. Искә төшерик, элек Төркия Республикасындагы Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Feko» компаниясе вәкилләре белән очрашу оештырды. “Татарстан - тиз үсүче һәм мөһим базар булганга күрә, без “Электр энергиясе, электр ятьмәләре, нефтехимия, тукыма” проектлары кысаларында Сезнең Хөкүмәт белән дус хезмәттәшлеккә һәм төрле техниканы финанслауга өметләнәбез. KORKMAZ GROUP компаниясе Татарстан белән эшендә кызыксына һәм илдә актив позициясен алырга тели. Без Проектлау – Сатып алулар – Төзелеш проектларына һәм бөтен дәүләт проектларын финанслауны оештыруда әзер”, - дип «Feko» компаниясе башлыгы билгеләде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International