Төркия һәм Татарстан: киләчәкне бергә төзибез!

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасын җитештерү буенча Төркия компаниясе генераль директоры Хаджи Сары килде.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде. Алга таба очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек үсеше, аерым алганда, төзелеш техникасые бердәм җитештерү мөмкинлеге вариантларын карадылар.

Хаджи Сары шулай ук республиканың машина төзелеше эшханәләрен карарга планлаштыра: «КАМАЗ», «ЕлАЗ» һәм «Алабуга» МИЗ җитештерү мәйданнары.

Белешмә

Pİ MAKİNA компаниясенә төрле төзелеш машиналары һәм җиһазны проектлаштыру, уйлап табу һәм җитештерү өчен «ЭРГ» иң зур Төркия төзелеш компаниясенең бүлеге буларак 1974 елда нигез салынды.

Pİ MAKİNA заводы Анкара шәһәрендә урнашкан. Завод мәйданы 500.000 м2 тәшкил итә. Эшчеләр саны – якынча 1000 кеше.

Pİ MAKİNA заводы техник җиһаз, термик, гидравлик станцияләр, сугару җиһазы, юллар һәм күперләр төзелеше кебек подряд белән алынган инфрастуктур эшләрне башкару максаты белән барлыкка килгән.

Эшчәнлекнең төп өлкәләре: төзелеш техникасы, машина сәнәгате, төзелеш, ваклау җиһазы һәм башка төзелеш техникасы.

Җитештерелгән продукция: ваклау җайланмалары, тыгызлаткыч җиһаз, бетон насослары, бетон ташыгычлар, бетон салучылар, асфальт салучылар, транспортерлар, төягечләр, мини-төягечләр, экскаваторлар, бульдозерлар, грейдерлар, үзбушаткычлар, тракторлар, башня краннары, йөк автомобильләре, төрле тапшыру коробкалары, дифференциаллар, корыч төзелешләре һәм башкалар.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International