Россия – Кореяның эшмәкәрләре өчен зур мөмкинлекләр территориясе

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Россия хөкүмәте рәисе урынбасары - президентының тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев җитәкләгән, төп министрлыклары һәм идарә тармаклары, оешмалары һәм компанияләренең вәкилләре, региональ башкарма хакимият органнарын үз эченә алучы Россия Федерациясенең делегациясе икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия – Корея катнаш комиссиянең 15-нче утырышының эшендә катнашты. Барысы Корея Республикасындагы Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле һәм Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе озатуы белән Россия ягыннан дәүләтнең беренче затлары арасыннан Вице-премьер һәм икътисадый үсеш, энергетика, транспорт, фән, спорт, сәнәгать һәм сәүдә, көнчыгышның үсеш Министрлыкларыннан 7 министр урынбасарлары катнашты.

Утырыш 23-25 августта Корея Республикасының Сеул шәһәрендә узды. Татарстан Россиянең аеруча актив регионы буларак сөйләшүләрдә катнашты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың вәкиле булды.

Кабул итүче яктан делегация сәнәгать һәм сәүдә, җир мөнәсәбәтләре һәм транспорт, планлаштыру һәм финанс, урман хуҗалыгы һәм терлекчелек, диңгез эшләре һәм балыкчылык, фән Министрлыклары һәм Россиядәге Корея Вәкиллегенең вәкилләреннән торды. Делегацияне шулай ук Корея Республикасының Вице-премьеры, финанс министры Ю Иль Хо җитәкләде.

  Комиссиянең пленар утырышы кысаларында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, электрон сәүдә һәм Россия Федерациясе белән Корея Республикасы арасында тәҗрибә алмашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Яклар икътисад, фән һәм технологияләр өлкәсендә аралашу буенча килешүгә ирештеләр», - дип игълан ителде Россиянең ЧИЭМ белдерүендә.

«Россия безнең оешмалар һәм бизнес өчен зур мөмкинлекләр территориясе булып тора», -  перспектив «яңа сәнәгать өлкәләрендә» Россия белән Корея арасында үзара табышлы хезмәттәшлек өчен зур потенциалны ассызыклап, Корея Республикасы премьер-министрының урынбасары Ю Иль Хо тиешле идарә тармакларын һәм бизнес вәкилләрен Россиягә игътибар итәргә чакырды.

«Безнең Россия белән үзара табышлы хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкин һәм тиеш булган күп юнәлешләр бар», - икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Бердәм хөкүмәтара комиссиянең утырышы барышында Ю Иль Хо министрларга күрсәтмә бирде. – Тиешле инициативалар турында фикер алышу өчен тәкъдимнәрне җентекләп өйрәнегез һәм тапшырыгыз».  

Ике як шулай ук Көньяк Корея белән Евразия икътисади берлеге арасында ирекле сәүдә турында килешергә омтылырга ризалаштылар. Экспертлар раславы буенча бу ике регион арасында икътисадый партнерлыкны стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия - Көньяк Корея элемтәләре 1992 елда дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканнан бирле үсешне дәвам итәләр. Хөкүмәт рәисе урынбасары дәрәҗәсендә консультатив оешма буларак төзелгән икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия – Корея бердәм комитеты ике илнең аралашуына зур йогынты ясый һәм зур урындагы рәсми кешеләр дәрәҗәсендә икътисадый хезмәттәшлек каналы булып тора.

Бу ел эчендә генә республика дәрәҗәсендә Корея вәкилләре белән иң югары дәрәҗәдә берничә очрашу узды. Шулай, 2016 елның 28-30 мартында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы вәкилләренең Көньяк Кореяга эшлекле визиты узды. Делегация составына, аерым алганда, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә, информатизацияләү һәм элемтәләр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыкларының вәкилләре керде. 2016 елның 27-28 июнендә Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк җитәкләгән Корея Республикасының делегациясе җаваплы визит белән Татарстанда булды.  

Быел хөкүмәт башлыклары урынбасарлары дәрәҗәсендә ел саен уза торган сөйләшүләрнең сентябрь башында Владивостокта узачак 2-нче Көнчыгыш икътисадый форумы алдыннан узганын искә төшерергә кирәк. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе җитәкләгән Татарстаннан делегация шулай ук форумда катнашачак. Корея Республикасының Президенты Пак Кын Хе төрле хезмәттәшлек мәсьәләләре турында РФ Президенты Владимир Путин белән фикер алышу өчен киләсе ай башында Россиягә визит ясаячак.

«Корея Россиягә инвестицияләү буенча 20-нче урында тора. Россия һәм Корея бер-берсенең сәүдә партнерларының унлыгына керәләр. Шуңа да карамастан, хәзер Россия белән Көньяк Корея арасында сәүдә күләме үсеше акрыная, - дип билгеләде узган сөйләшүләр турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Кореяның Вице-премьеры шулай ук хәзерге вакытта Россия икътисадының зур кыенлыклар, шул исәптән сум курсының төшүе, нефтькә бәяләрнең кимүе һәм башка берничә факторлар, кичерүен билгеләде. Моңа карамастан, Көньяк Кореяның чиновнигы Россиягә, аны кертелгән капиталлар планында перспектив дип атап, актив рәвештә инвестицияләргә чакырды. Россиягә инвестицияләгәч, бу нәкъ Татарстанга кагылуы аңлашыла. Чөнки нәкъ Татарстан инвестицион климат буенча федераль рейтингның башында тора. 2016 елда без нефть химиясе һәм агросәнәгать өлкәсендә Корея белән инвестицион проектларны башладык. Үсеш проектларын шулай ук җентекләп өйрәнәбез. Татарстан һәм Көньяк Корея халкы – ике  хезмәт сөючән халык, ә бу бердәм нәтиҗәләр өчен ныклы нигез».   

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International