Индонезия бизнесы Татарстан базарына карата чын кызыксыну белдерә

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

7 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Индонезия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди әфәнде белән очрашу узды. Гадәттәгечә чит ил дәүләт вәкилләре белән очрашуда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Индонезия Республикасы Илчесе Казанга 6 июльдә эшлекле визит белән килде һәм 2016 елның 9 июленә кадәр булды.

Саләмләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең бүген Көньяк Азиянең икътисадый яктан интенсив үсүче илләренең берсе булуын ассызыклады. Татарстан Индонезия белән Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында тотрыклы һәм озак вакыт хезмәттәшлек итәргә тели, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Визитны оештыруга рәхмәт белдереп, Индонезия Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди Татарстанның Россиядәге аның илче буларак килгән өстенлекле регионнарының берсе булуын билгеләде.

Татарстан Республикасы белән Индонезиянең эшлекле мөнәсәбәтләре бай тарихка ия. Шулай, 2013 елда Татарстан Республикасының делегациясе Индонезия башкаласы Джакарта шәһәренә визит ясады. Эшлекле сәфәр барышында Индонезия белән Татарстанның сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу турында Килешү төзелде. 2015 елда гына Татарстанда Индонезия катнашуы белән дүрт чара узды, шулар арасында – Индонезиянең Көнчыгыш Калимантан провинциясе Губернаторы Аванг Фарук Исхак җитәкләгән делегациянең визиты, Казанда Россия – Индонезия эшлекле форумы, Татарстан Президентының Индонезиянең икътисади мәсьәләләре буенча Министры һәм сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия – Индонезия бердәм комиссиянең рәистәше Софьян Джалил белән очрашу, шулай ук сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия – Индонезия бердәм комиссиянең унынчы утырышы.

“Индонезия белән Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елның 1 кварталында 6,4 млн. доллар санала, узган 2015 елда әйләнеш 26,5 млн. доллар тәшкил итте, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. – Мин бу визитның безнең үзара мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирүенә ышанам. Индонезия бизнесы безнең базарга карата чын кызыксыну белдерә. Мәнәсәбәтләрне үстерү кысаларында Татарстан 2016 елның 21-22 августында Мәскәүдә узачак Индонезия фестивалендә катнашачак. Фестиваль программасында Россия бизнесменнары белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга теләүче 200гә якын Индонезия эшмәкәрләрен кабул итүче бизнес-форум узачак. Моннан тыш, быел октябрьдә Индонезиядә зур сәүдә күргәзмәсе уздырыла, анда Россия Федерациясе делегацисе составында Татарстан вәкилләре булачак. 2017 елда Индонезиянең бизнес вәкилләре һәм иҗат коллективлары катнашуы белән Казанда Индонезия Көннәре оештыру планлаштырыла. Планлаштырылган чаралар безнең илләрнең халыкларын якынайтырга ярдәм итәчәк һәм табышлы хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләре өчен ишекләр ачып җибәрәчәк”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International