Татарстан дөньякүләм институтларның иң яхшы тәҗрибәсе белән кораллана

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

16 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Петербург халыкара икътисадый форумына эшлекле сәфәр кысаларында Президент Рөстәм Миңнехановның Россиядә PricewaterhouseCoopers компаниясе җитәкчесе Игорь Лотаков белән очрашуында катнашты.

Консалтинг һәм аудит өлкәсендә үзенең профессиональ хезмәтен  тәкъдим итүче, 160-еллык тарихы булган PricewaterhouseCoopers компаниясе халыкара челтәрен Татарстан белән нык партнер мөнәсәбәтләре бәйли. Бу Татнефть, ТАИФ һәм Камаз кебек республиканың зур компанияләре белән хезмәттәшлек тә, Универсиада-2013кә әзерләнүдә PwC катнашуы да, һәм “Алабуга” МИЗ эшчәнлегендә киңәш итү дә. 2015 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инглиз компания белән бергә Татарстан Республикасы инвесторының юл күрсәткечләрен эшләп чыгарды. Моннан тыш, 2007 елның декабрь аеннан Казанда PwC компаниясенең рәсми офисы эшли.

Очрашу барышында яклар регион өчен дәүләт-хосусый партнерлык стратегиясе өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге, шул юнәлеш буенча инвесторларны актив рәвештә җәлеп итү, шулай ук импортны алыштыруның дөньякүләм нәтиҗәле тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

“Санкт-Петербургта булганда, мин, ирексездән, шул чор иленең барлык элитасын диярлек укырга мәҗбүр иткән Петр Беренчене искә төшерәм. Һәм дәүләт өчен нәкъ яңа алдынгы тәҗрибәләргә өйрәнергә кирәк,– дип узган очрашуга Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аңлатма бирде. – Без мәгънәле һәм мөһим дип санаган өлкәләрдә прогрессив күнекмәләрне һәм осталыкны үзләштерергә кирәк. Уңайлыклык зонасыннан чыгарга һәм үзгәрергә, аларның белемен алырга кирәк. Үсеш өчен иң элек Бөек Петр кебек ачылырга кирәк”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International