Татарстан Республикасының Австрия белән хезмәттәшлеген ныгыту, шулай ук 2016 елның 12-13 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Вена шәһәренә визиты нәтиҗәләре буенча килешүләрне үстерү кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Австрия – бизнес, фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар урыны буларак” семинар оештыра.
Семинар 2016 елның 19 маенда 9:00-14:00 “ИТ-парк “югары технологияләр өлкәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Петербург урамы, 52, 1 кат, конференц-зал.
Семинарда Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең киңәшчесе Дитмар Фелльнер, АВА – Invest in Austria Австрия эшлекле агентлыгы, Вена бизнес агентлыгы, Австрия тикшеренүләр һәм технологик үсеш буенча киңәшмәсе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясачаклар.
Семинарга регистрацияләү өчен moskau@advantageaustria.org (Россиядәге Австрия Илчелегенең фән һәм технологияләр буенча атташе Черний әфәнде) яисә Valeriya.Gardanova@tatar.ru адресы буенча турыдан-туры Агентлыкка гаризаны язырга мөмкин.
Семинар программасы белән чакыру
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: