Мәсәлән, Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИга Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы офисында республиканың сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка икътисади секторларда потенциалын презентацияләделәр, республиканың перспектив инновацион уйлап табуларны күрсәттеләр, шулай ук киләчәк инвесторларга мөмкин булган салым җиңеллекләре һәм өстенлекләр турында сөйләделәр. “Казан Арена” универсаль-футбол стадионы һәм Казан Кремле буенча экскурсия уздырдылар.
Катар кунагының Татарстанга визиты Катар инвестицияләр идарәсе һәм Катар эшлекле даирәләре катнашуы белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән бергә 2015 елның декабрендә ТР Президенты җитәкләгән делегациянең Катарга эшлекле визиты кысаларында түгәрәк өстәленең дәвамы булып тора дип билгелик. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белдергәнчә, республика җитәкчелеге Катарның икътисади үсешен күзәтеп тора. “Катарда дөнья дәрәҗәсендә күп төрле кызыклы проект бар. Татарстан шул проектларны тормышка ашыру өчен нәкъ кирәк мәйдан булып тора, - дип әйтте Талия Миңнуллина. Бүгенге безнең кунаклар $256 млрд. күләмендә активлары булган фондларга ия һәм Volkswagen Group һәм Fisker Automotive автомобиль компанияләре, Barclays һәм Credit Suisse инвестицион банклары, Miramax Films киностудиясе, Paris Saint-Germain футбол һәм гандбол клублары, Royal Dutch Shell нефть һәм газ компаниясе һәм башкаларның акционерлары булып тора. Агентлыгы Qatar Holding LLC компаниясенең 100% акцияләр пакеты, Катар Милли банкының 50% акцияләр пакеты, Катар ислам банкының 16,67% акцияләр пакетына ия. Катар белән хезмәттәшлек Татарстан өчен перспектив булып тора, аның нәтиҗәле һәм озаквакытлы булуында шикләнмим”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: