2016 елның 12 маенда Катар инвестицион үсеш агентлыгының бизнес үсеше буенча директор Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИ Татарстан Республикасына визит белән килде. Катар Шейхының визит максаты Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү һәм бердәм проектларны тормышка ашыру булып тора.
Делегация составында БГЭ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Омар Саиф Гобаш, БГЭ Икътисад министрының урынбасары Абдулла Аль Салех һәм Еллык Дубай күргәзмәсенең Президенты Давуд Аль Шезави бар. Гарәп Эмиратлары вәкилләре Казанда 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен киләчәкләр.