World Halal Summit: Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекнең яңа горизонтлары

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең яңа этабы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның Истанбулга эшлекле визитын билгеләде, анда кичә Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган патронажында OIC Halal Expo 7 нче Халыкара күргәзмәсе ачылды.

World Halal Summit 2019 – ул 9 000 катнашучы, 55 илдән 400 экспонент.

Программада ислам финанслары, хәләл, ислам туризмы, хәләл медицина, фармацевтика һәм химия, шулай ук хәләл лайфстайл кебек темалар буенча панель һәм дискуссион сессияләр каралган.

Ел саен саммит дәүләт эшлеклеләре, хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләрне сертификацияләү һәм тикшереп тору органнары, танылган галимнәр, ислам финанслары өлкәсендә белгечләр, дин әһелләре һәм бизнес вәкилләре арасындагы хезмәттәшлек мәйданчыгына әверелә.

«Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы – күп еллар дәвамында стратегик партнерлар, һәм без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни багланышларыбызны ныгытырга ниятлибез», – дип билгеләде Талия Миңнуллина ачылыш тантанасында сәламләү сүзендә.

10 елдан артык Татарстан Россияне ислам илләре белән якынайту буенча эш алып бара һәм Төркия Республикасы ягыннан һәрьяклы ярдәм таба. World Halal Summit Президенты Юнус Эте, Хөкүмәт әгъзалары һәм Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре гадәттәгечә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында катнашалар. Киләсе саммитны үткәрү 2020 елның июненә планлаштырылган. Төркия ягы инде бүген үк актив позициясен билгеләде: Бөтендөнья хәләл саммиты кырларында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммитының һәм хәләл өлкәсендәге «World Halal Summit» Бөтендөнья саммитының оештыру комитетлары арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды.

«Татарстан хәләл индустриясен үстерүгә зур игътибар бирә. «Хәләл» төшенчәсе ислам тарафдарлары өчен күптән стандарт булып кына калмыйча, дөньяви җәмгыятьләрдә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты күрсәткече дә булды. Татарстан Хөкүмәте Halal Lifestyle хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча Юл картасы кабул итте, ул хәләл туризм, хәләл җитештерү, мода, финанслар, ИТ һәм медиа өлкәсенә кагыла.

Чаралар комплексы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырыла, аны 2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. План мөселманнарның туристик агымын арттыруга, Татарстан һәм бөтен ил халкын хәләл яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, халәл стандартлары буенча продукция әйләнеше артуына, халәл стандартлары буенча халыкның мөселман модасына уңай мөнәсәбәтен арттыруга һәм Россиядә, шулай ук чит илләрдә Татарстан хәләл брендларын популярлаштыруга, шулай ук Татарстанда шәригать нормалары буенча база финанс IT-инфраструктурасы булдыруга юнәлтелгән», – дип Талия Миңнуллина белдерде.

Бөтендөнья хәләл саммиты кысаларында ул күргәзмә экспозицияләре белән танышты, ә Татарстан Республикасы стендында чарада катнашучыларга төбәкнең казанышларын тәкъдир итте һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Шулай ук эшлекле визит кысаларында Талия Миңнуллина «Dizayn Group» компаниясе төркеменең металл һәм пластикны молекуляр тоташтыруның яңа технологиясе нигезендә торбалар һәм фитинглар җитештерү буенча үзәк офисында булды һәм якларның үзара бәйләнешен булдыру буенча сөйләшүләр үткәрде.

Төркия Татарстанның иң эре инвесторы булып тора. Республика территориясендә «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Сарач макина» һ.б. Төркия компанияләре үз проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар. Агымдагы елның 16 маенда Талия Миңнуллина һәм Төркия сәүдә палаталары һәм товар биржалары берлеге вице-президенты Сельджук Озтюрк үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Шул ук вакытта Истанбулдагы «Татарстан-Төркия» эшлекле форумы кысаларында Төркия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Талия Миңнуллина ашлык эшкәртү, тегермән комплекслары төзелеше, элеватор һәм катнаш азык җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнүче «АГРОПРО» компаниясе белән хезмәттәшлек турында документны раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International