«Заманча инженер системалары. Сәламәтлек архитектурасы (MES-2019)» фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

5 декабрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә–күңел ачу комплексында «Сәламәтлек архитектурасында заманча инженер системалары» (Modern Engeneering Systems-MES) фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен, Казанда архитектура, дизайн һәм IT өлкәсендә әйдәп баручы чит ил һәм Россия белгечләре җыелачак.

MES – медицина инфраструктурасын проектлау һәм төзү буенча Россиядә бердәнбер конференция. Бу – проектлаучылар, архитекторлар, клиникалардан файдаланучы хезмәтләр вәкилләре, җиһазлар һәм материаллар җитештерүчеләр, шәһәр инфраструктурасын үстерүнең этәргеч көче булып торучы һәм регионнарның конкуренциягә сәләтлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген арттыручы дисциплинарара коммуникация платформасы.

Үткәрү урыны итеп Татарстан Республикасы сайланган – сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте күрсәтүнең яхшы үсеш алган системасы булган динамик үсештәге регион. Чараны оештыручылар – Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, «Регионара клиник-диагностика үзәге», Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

«Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә таянып, без халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә омтылабыз. Сәламәтлек саклау безнең өчен өстенлекле тармак булып тора. Бу Россиянең милли проектларында да чагылыш тапкан. Республика алдында «акыллы» медицина юнәлешендә инновацион компанияләрне үстерү өчен уңай шартлар булдыру бурычы тора. Моның өчен без дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен карыйбыз һәм экспертлар бергәлеге белән актуаль чакыруларга җавап бирү һәм уңышлы проектларны алга таба тормышка ашыру өчен чишелешләрне булдырабыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Форумда спикерлар сыйфатында Европадан, АКШтан һәм Россиядән иң көчле архитектура бюролары вәкилләре, клиникаларның җитәкчеләре, регуляторлар һәм тармакның экспертлары, алар арасында Center for Health Design Дебра Левин (АКШ), Cannon Design Майкл Пукшта (АКШ), архитектор, Nickl & Partner Architekten идарә әгъзасы Иеронимус Никль (Германия), HDR Architects клиник хезмәтләрен планлаштыру департаменты директоры Синтия Маккалоу (АКШ), Россиядән Philips вәкилләре чыгыш ясаячак. Чарада шулай ук Россия төбәкләренең профильле министрлыклары җитәкчеләре катнашачак.

Эшлекле программа кысаларында клиникаларны, диагностика һәм реабилитация үзәкләрен төзү, дизайн һәм реконструкцияләү буенча кейсларны тәкъдир итү булачак. Медицина оешмаларының архитектур йөзе; сәламәтлек культурасын формалаштыручы киңлекләр буларак клиникаларны проектлау; яңа авырулар белән бәйле гигиена таләпләрен үзгәртү; дизайн функционалына туры килү – бу һәм башка мәсьәләләрне АКШ, Колумбия, Нидерланд, Франция, Германия, Канада, Һиндстан һәм Россиядән килгән белгечләр караячак.

Эшлекле программаны тармак күргәзмә экспозициясе эше киңәйтә, анда катнашучылар җитештерүчеләр һәм партнерлар белән яңа элемтәләр урнаштыра алачак.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат, шулай ук чараның программасы сайтта урнаштырылган http://meskazan.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International