Халәл лайфстайл: Татарстан тәҗрибәсе

2019 елның 5 июле, җомга

Казахстан һәм Татарстан ислам дөньясы үсеше буенча партнерлык мөнәсәбәтләрен коралар. 2018 елда республиканың инвестицион үсеш агентлыгы «Астана» Халыкара финанс үзәге белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды, аның кысаларында яклар ислам финансларын, «яшел» финансларын үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итәргә килештеләр. Моның өчен оешмалар вәкилләре Татарстан һәм Казахстанда уздырыла торган чараларда катнашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Шулай итеп, Нур-Солтанда ислам финанслары буенча конференциядә «хәләл лайфстайл»ның аерым сессиясе Татарстан тәҗрибәсенә багышланган иде.  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы икътисадның реаль секторында ислам финансларының инструментларын ачты.

Татарстан 10 елдан артык Россиянең ислам илләре белән якынаю буенча эш алып бара.  KazanSummit халыкара икътисадый саммиты Россия регионнарының һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук илдә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү өчен платформа булып тора. Гадәттәгечә саммит кысаларында Russia Halal Expo халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсе уза. Быел форум кырларында хезмәттәшлек турында 42 килешү имзаланды. Киләсе икътисади саммитны үткәрү 2020 елның җәенә планлаштырылган.

Бу елның тагын бер мөһим вакыйгасы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча «юл картасын» раслау булды (Halal Life Style). Чара комплексы «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш группасы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырыла, аны 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «Юл картасы» хәләл туризм, хәләл җитештерү, мода, финанслар, IT һәм медиа өлкәләренә кагыла. Чаралар планы мөселманнарның туристлык агымын арттыруга, Татарстан һәм бөтен ил халкын хәләл яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, хәләл стандартлар буенча товар әйләнеше артуга, халыкның мөселман модасына мөнәсәбәтен арттыруга һәм Россиядә дә, чит илләрдә дә Татарстан хәләл брендларын популярлаштыруга, шулай ук Татарстанда шәригать нормалары буенча финанс IT-инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, Казан ислам дөньясы IT-башкаласы статусын алуга дәгъва кылырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International