Татарстан Республикасының Саксониядә вәкиллеген булдыру турында Килешүгә кул куелды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының Хөкүмәте исеменнән Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Федераль җире Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр Михаэль Кречмер Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан вәкиллеген ачу турында Килешүгә кул куйдылар.

«Безгә Саксониядә безнең Вәкиллекне булдыру һәм хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куерга шат. Саксония, Татарстан кебек регионнарның контактлары безне һәм федераль дәрәҗәдә мөнәсәбәтләрне якынлыштырачак», – дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Искә төшерик, Германиягә эшлекле визит кысаларында Татарстан делегациясе кайбер Саксония компанияләрен карачак. Республиканың инвестицион потенциалы турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләчәк. Икенче көндә Бавария бизнес-берләшмәсе һәм сәяси элита белән мөнәсәбләрне ныгытуга юнәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International