«Камаз» нинди юллар үтте һәм юбилей елында автогигантны нәрсә көтә

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2018 ел «Камаз» ААҖ өчен мөһим булды: модель линейкасы киңәйде, электробус чыга башлады, кабиналар каркаслары заводы төзелеше башланды – барысы да алдагы елларга «Камаз”ның үсешенә нигез салды.

«Камаз» – Россиядә авыр йөк машиналарны җитештерүчеләрнең иң зурысы, дөньяда беренче егермелеккә керә һәм 16 тоннаны артучы авыр йөк машиналарын җитештерү күләмнәре буенча 16нчы урында тора. Елга ул 71 мең машина җитештерә. «Камаз» 14 тапкыр «Россиянең иң яхшы экспортеры» булып танылган. Россиянең йөк машиналары базарында аның өлеше 45% тәшкил итә.

«Камаз – Татарстан даны. Аның продукциясе дөньяда танылган. 2018 елда салынган нигез 2019 елда яхшы эшне дәвам итергә мөмкинлек бирә», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

Хәзер заводта К5 буынлы машиналарны җитештерергә әзерләнәләр.

Моннан башка 2018 елда «Камаз» электробусларын Мәскәүдә күрсәтте. Бу – тормыш циклы контракты буенча беренче тәҗрибә.

Компаниянең планнары зур – «Камаз» 39 мең машина чыгарырга тиеш, аларның 33 меңе – Россия базарына барачак, 6 меңе – чит илләргә. Документ буенча инвестицияләр 15 млрд сум булачак. Чиста керем 500 млн булырга тиеш.

Бу елда К5 буынлы машиналарны чыгару планлаштырыла, К4 буынлы йөк машиналар табигый газда да чыгарылачак. Шулай ук «2+»  буынлы электробусларны уйлап табу һәм чыгаруга көч куелачак.

«Күп нәрсә турында без 5 ел элек әле уйлый да алмадык. Юбилейга без яңа завод ачырбыз, яңа моторлар булачак, К5 машиналарын чыгарырбыз, алар алдагы 15 елга киләчәгебезне тәэмин итәчәкләр. Компаниядә сәләтле кешеләр бар. Алга таба бездә Яр Чаллыны яхшы яшәү өчен шәһәргә әйләндерергә ниятебез бар», – «Камаз» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International