Татарстан эзләре буенча

2018 елның 14 декабре, җомга

13 декабрьдә Татарстан башкаласына эш визиты белән Удмуртия Республикасы делегациясе килде. Аны Удмуртия Республикасының Хөкүмәт рәисенең Беренче урынбасары Александр Свинин җитәкләде.

«Александр Александрович, шундый зур делегация белән килүегез яхшы. Безнең Президент Рөстәм Миңнеханов та шундый сәясәтне алып бара, шуңа күрә мөһим чараларга һәм сөйләшүләргә без зур делегация белән киләбез», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларны сәламләде.

Александр Свинин билгеләгәнчә, Удмуртия, Татарстан кебек үк – күпмилләтле дәүләт, шуңа күрә бездә охшаш максатлар бар.

«Удмуртия башлыгы татар берләшмәсенә зур игътибар итә. Киләчәе елда Ижевскта татарлар берләшмәсе өчен зур проектлар гамәлгә ашырылачак», – дип сөйләде.

Татарстанның Бердәм презентацион үзәгендә кунакларга Республиканың икътисади эшчәнлеген һәм Татарстанга инвестицияләүнең өстенлекләрен презентацияләделәр.

Талия Миңнуллина Агентлыкның эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар Татарстан инвесторлары алдында ачыла торган мөмкинлекләренә сокландылар. УКСИҮТ резиденты ничек булу соравы барлыкка килде. Талия Миңнуллина комиссия булуы һәм аның проектны тикшерүе турында әйтте.

Агентлык башлыгы билгеләнчә, эшчәнлек 11 телдә алып барыла. invest.tatarstan.ru порталы шул телләрдә алып барыла.

Иң масштаблы проектлар арасында 24-26 апрельдә үтәчәк “Россия-Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты билгеләнде.

«Саммит – ул 32 форум, секцияләр, хәләл күргәзмәсе, ислам модасы индустриясен күрсәтү. Анда тулы ислам дөньясы», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Александр Свинин чарада катнашу теләген белдерде.

«Татарлар – халые саны буенча өченче милләт, бездә яхшы мөнәсәбәтләр. Безгә эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк. үтәчәк «Россия-Ислам дөньясы» саммиты безгә бик кызык. Без булачакбыз!» – дип Александр Свинин белгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International