«Бегишево» аэропортының пассажирлар агымы 2017 елда 50%ка үсте. Барлыгы 587 775 пассажир аэропорттан үтте. Бөтен күләменең 88% «Аэрофлот», S7 Airlines, «Победа» һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләре тәэмин итте.
Әлеге период эчендә төп үсеш Мәскәү юнәлешендә булды: 472 445 пассажир яисә пассажирлар агымының 80%.
Популяр юнәлешләр арасында шулай ук Анталия, Симферополь, Стамбул, Сочи һәм Анапа булды. Барлыгы 2017 ел эчендә халыкара һава линияләре буенча 69 328 кешегә хезмәт күрсәтелде. Бу «Бегишево»га Россиянең күчерүләр күләме буенча беренче 40 аэропорт исемлегенә керергә һәм “Россиянең Һава Капкалары” премиясе буенча пассажирлар агымы 1 млн. кешегә кадәр булган илнең иң яхшы аэропорт исемен алырга мөмкинлек бирде.