«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ нефть, газ, химия комплексы эшчәнлегенең киң диапазонында эшләүче координацион-эксперт үзәге ролен башкара.
Холдингның төп максаты - Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексының интеллектуаль, матди, табигый ресурслар, җитештерү һәм фәнни-техник потенциалын тулысынча куллануга ярдәм итү.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара, аерым алганда:
1. Инновацион һәм технологик тәэмин итү:
- нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә, шул исәптән кече һәм урта предприятиеләрдә фәнни-тикшеренү эшләрен, перспективалы эшләрне эзләү;
- кече бизнес мәнфәгатьләрен һәм проблемаларын исәпкә алып, фәнни-техник советлар үткәрү;
- «Идея» технопаркы, «Химград» ТП һ. б. базасында гамәлгә ашыру өчен нефть химиясе өлкәсендә перспектив инновацион проектларны өйрәнү һәм сайлап алу.
2. Инвестицион ярдәм:
- инвестицияләү объектларын сайлау. Инвестиция алды маркетинг һәм икътисадый анализ;
- потенциаль инвесторлар эзләү;
- бизнес-планнар эшләү;
- маркетинг тикшеренүләр үткәрү;
- финанслау чыганакларын сайлау буенча тәкъдимнәр эшләү;
- Инвестиция-венчур фонды кысаларында фәнни эшләнмәләрне инвестицияләү.
3. Эре бизнес белән хезмәттәшлекне тәэмин итү:
- кече предприятиеләрне чимал ресурслары белән тәэмин итүдә катнашу;
- республиканың эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре тирәсендә кластерларны формалаштыру мөмкинлекләрен эшләү;
- кече бизнеска ярдәм итү структураларын, технопаркларны, махсус икътисадый зоналарны, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен, инвестиция фондларын һ. б. булдыруда һәм эшендә катнашу.
4. Оештыру ягыннан ярдәм итү:
- эшлекле очрашулар һәм элемтәләр оештыру, күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә, конференцияләрдә катнашу;
- Татарстан Республикасы предприятиеләренең Россия һәм чит ил предприятиеләре белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында кече бизнесны оештыру өчен партнерлар эзләү.
5. Мәгълүмати тәэмин итү:
- районнарда заманча производстволар булдыру буенча мәгълүмати-аңлату эше;
- перспективалы бизнес-проектлар эзләү, мәгълүмат банкларын формалаштыру;
- җиһазлар һәм технологияләр буенча мәгълүмат алуда, илләр һәм җитештерүчеләр буенча җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне сайлап алуда ярдәм итү;
- нефть-газ химиясе комплексының аеруча кирәкле белгечлекләренә укытуда катнашу.
6. Эксперт ярдәме:
- инвестицион, инновацион проектларга экспертиза;
- кече бизнеска ярдәм итү буенча региональ һәм тармак программаларына экспертиза;
- кече бизнесны үстерү юнәлешләре буенча эксперт (эш) төркемнәре эшендә катнашу.