Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы “Кадрлар резервы”на яңа көчләр кертә

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Агентлык иң мөһим социаль бурычларның берсе булып яшьләр белән эш итүне куя.

- Безнең артыннан нинди кешеләр килүе безгә мөһим. Агентлыкта без Татарстанга юнәлгән инвестицияләр белән генә эшләмибез. Без үзебез кадрларга, безнең яшьләргә, республиканың киләчәгенә инвестициялибез. Мин аеруча кадрларга игътибар ясадым, чөнки Агентлыкта эшләүче хезмәткәрләренең 30% – 30 яшькә кадәр белгечләр. Креатив, дәртле, күп белемле һәм сәләтле – шулай без Татарстан белгечләренең яңа буының күрәбез, шуның өчен укучылар, студентлар белән эшкә зур әһәмиятлек бирәбез, - дип саный Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Шулай, “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында 26 гыйнварда инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән № 165 Казан мәктәбендә интеллектуаль ринг узды. Талия Миңнуллина Агентлык хезмәткәренә укучылар белемен бәяләргә кушты.

Интерактив дәреснең темасы – “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман”. Ярышу формасында узган югары сыйныфлардан ике команда Татарстан турында белемнәрен тикшерделәр, республиканың тарихы, мәдәнияте һәм казанышлары турында сорауларга җавап бирделәр. Нинди команда күбрәк балл алуы мөһим түгел. Иң мөһиме – укучылар республика өчен горур, аның тарихы һәм гореф-гадәтләрен беләләр, ә чит ил телләрен белеп, Татарстанны чит илләрдә яхшы күрсәтә алачаклар.

Белешмә. “Кадрлар резервы” проекты республика территориясендә 2009 елда башлап җибәрелде. Проектны ТР Сәләтле яшьләр академиясе тормышка ашыра. Алты ел эчендә якынча 1600 кеше белем алды, 40тан артык проект булдырылды һәм 1500дән артык социаль акция тормышка ашырылды. 50дән артык “резервист” Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенә чакырылды, Проектта 60 катнашучы һәм финалистлар сәнәгый һәм коммерция секторы оешмаларына эшкә керделәр һәм 100дән артык кеше Республиканың төрле җәмгыяви берләшмәләрен җитәкләделәр, 60тан артык “резервист” Россия Федерациясенең мәгариф системасында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International