Талия Миңнуллина Люксембургта Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Люксембургның сәүдә (сәүдә-икътисади) палатасында Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен уздырды. Искә төшерик, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән ТР делегациясе Көнбатыш Европа иленә эш визиты белән килде.

ТР ИҮА җитәкчесе илдә иң яхшы булып танылган Татарстанның уникаль инвестицион климаты, капитал кертү өчен перспектив өлкәләр, инвестицион инфраструктура объектлары турында җентекләп сөйләде.
Ил-шәһәр эшлекле даирәләренә мөрәҗәгать иткәндә Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгеләде:
“Россия-Люксембург мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Люксембург хезмәттәшлегендә үз тарихы һәм потенциалы бар.
Шулай, 2012 елда Люксембургның элекке премьер-министры (хәзер ул Европа комиссиясенең рәисе) Татарстанга визит белән килде. Без Люксембург-Татарстан эшлекле форумын уздырдык, бүген – бердәм түгәрәк өстәл. 2013 елда КФУ һәм Люксембург Университеты арасында килешүгә кул куелды. Зәзер без башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне үстерәбез”.
Элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министры урынбасары – икътисад, эчке иминлек һәм оборона министры, Россия Федерациясе белән Бельгия-Люксембург икътисадый берлеге арасында  икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия рәистәше Этьен Шнайдер арасында очрашу барышында «Иннополис» Университеты, нефть химиясе продукциясен җитештерүче эре Татарстан предприятиеләре, автомобиль кластеры кысаларында – шул исәптән  «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек, мәгълүмат  технологияләре өлкәсендә  start-up проектларын оештыру кебек юнәлешләр буенча эшне активлаштыру планнары хәбәр ителде.
“Без Люсембургның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүен беләбез, бу бөек казаныш. Бездә ике ЮНЕСКО объекты бар һәм аларны күрү Татарстанга килүенә лаек”, - дип Талия Миңнуллина Казан Кремле һәм борынгы Болгар турында сөйләде.
Визит кысаларында шулай ук Nekton инвестицион компаниясе рәисе һәм генераль директоры Жерар Лопес белән очрашу узды, Татарстан делегациясе “Бельваль” инновацион районын карады, шунда ул “Технопорт” бизнес-инкубаторы һәм “Люксинновэйшн” Люксембург инновацияләр буенча агентлыгы эшчәнлеге белән танышты.
2016 елның февраленә бердәм проектлар эшләнеләчәк дип планлаштырыла – Сочи шәһәрендә Хөкүмәтара Россия-Люксембург комиссиясе узачак.
 
Белешмә
Люксембург – Көнбатыш Европада дәүләт.
Барлык мәйдан 2 586,4 км тәшкил итә (Европада иң кечкенә бәйсез илләрнең берсе). Халкы – 500 меңнән артык кеше.
Европада иң тыныч һәм иминле илләрнең берсе.
Люксембургта ЕБнең күп оешмалары урнашкан. Уңай шартлар аркасында башкалада якынча 1000 инвестицион фонд һәм 200дән артык банк урнашкан – дөньяда башка икенче шәһәргә караганда күбрәк.
 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International