Татарстан Республикасының инвестицион дайджесты: Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы августның беренче атнасында эше

2022 елның 5 августы, җомга

Агентлык потенциаль инвесторларны һәм партнерларны җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту өстендә эшли.

5 августта Агентлык Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында асфальт җәю буенча заводлар ачучы Төркия инвесторлары белән киңәшмәдә катнашты. Министр Фәрит Хәнифов Төркия эшкуарын Агентлыкның инвестпроектларга экспертиза бүлеге башлыгы Дмитрий Алексеев һәм инвестор сайлаган районнар вәкилләре белән бергә кабул итте.

4 августта «Зәй балык хуҗалыгы» базасының сәнәгать зонасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, балык үрчетү мәйданчыгын үстерү һәм оештыру буенча фикер алышу өчен, муниципалитетның икътисади советының күчмә утырышын үткәрде. Инвестпроектларга экспертиза бүлеге башлыгы Дмитрий Алексеев территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр кертте: сәнәгать паркы һәм тематик кластер төзегәндә район зур нәтиҗә алачак. Аның янәшәсендә бер производство булдырудан тыш, балык өчен азык җитештерү дә, экологик глэмпинглар да урнаштырырга мөмкин. Ә Инвестицион совет аша үткәндә, сәнәгать паркы җир кишәрлекләрен арендага аукционсыз алырга мөмкин.

Шулай ук 4 августта Агентлык Малайзия вәкилен кабул итте, ул Татарстанда инвестицион проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә шәхсән килгән. Кунак Татарстанга беренче тапкыр килде, шуңа күрә башта Татарстан турында презентация тыңлады. Аннары инвестицион проектларга ярдәм итү һәм аларны алып бару бүлеге хезмәткәрләре Карина Фәттахова һәм Тимур Миникаев белән эшлекле киңәшмә узды. Исегезгә төшерәбез, Малайзия компаниясе республика территориясендә панировка сухарилары җитештерү буенча производство ачарга планлаштыра, проектның беренче инвестицияләр күләме 2 миллион долларга бәяләнә.

3 августта агентлык Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча берничә киңәшмәдә катнашты.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ВКС форматында инвестицион комитет инструментларын кертү буенча төбәкләр белән консультация үткәрде. Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева республиканың Икътисад министрлыгыннан килгән коллегалар белән берлектә үткәрелгән чарада катнашты. Башкортстан, Свердловск һәм Ленинград өлкәләре үз комитетлары эшен яңадан башлап җибәрү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Агентлык республиканың Инвестицион советын яңадан башлап җибәрү эшен башкара.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм сатуларсыз бирү күрсәткечләре буенча инвестицион климатның илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева һәм проектларга экспертиза бүлеге башлыгы Дмитрий Алексеев республика Икътисад министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә чарада катнаштылар.

1 августта Агентлыкка Таҗикстанның Россиядәге Илчесе Гулмахмадзода килде. «Татарстанда мин кунакчыллыкның нәрсә икәнен аңладым!» - дип дипломат сокланды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән Таҗикъстан Республикасы делегациясен кабул итте, кунакларга Инвестицион потенциал презентациясен Агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев үткәрде. Илче Агентлык шоурумында «экспорт стенасы» дип аталган машина төзелеше һәм көнкүреш химиясе продукциясе белән кызыксынды. Кунак озакламый Татарстанга таҗик бизнесменнарын алып килер дигән өметен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International