Форумның эшлекле өлешенең соңгы вакыйгасы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән килешүләргә кул кую булды.
Агентлык белән кул куючылар арасында Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы (үзара хезмәттәшлек турында меморандум), Бөтендөнья хәләл саммитының оештыру комитеты (үзара аңлашу турында меморандум), AIM Еллык инвестиция җыелышы (хезмәттәшлек турында килешү) бар иде.
Барлык килешүләргә дә Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кул куйды.