Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Астана» КФҮ арасында хезмәттәшлек турында меморандум

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Астана» халыкара финанс үзәге администрациясе» АҖ идарәсе рәисе Ернур Рысмагамбетов белән үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.

Килешү Казахстан Республикасы белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне тирәнәйтүне, эшчәнлекнең стратегик юнәлешләре буенча ярдәм итүне, тәҗрибә һәм эксперт фикере белән уртаклашу өлкәсендә үзара консультация ярдәмен күрсәтүне күз алдында тота.

Талия Миңнуллина сәламләү сүзләреннән соң меморандумга кул куюның гына түгел, ә аны гамәли тормышка ашыру юлларының да мөһимлеген билгеләп үтте.

«Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек бүген Нур-Солтан башкаласы белән генә чикләнми. Без Актүбә, Алма-Ата, Кызылорда һәм башка шәһәрләр белән эшмәкәрлек өлеше буенча актив рәвештә мөнәсәбәтләр корабыз. Һәм бу да үзенең икътисади нәтиҗәсен бирә. Сәүдә мөнәсәбәтләре зур адымнар белән үсә, алар, үз чиратында, тиздән инвестицион проектларга күчәр дип өметләнәм», — дип Талия Миңнуллина билгеләде.

«Астана» халыкара финанс үзәге идарәсе рәисе Ернур Рысмагамбетов Татарстан Республикасына визитның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Без үз ягыбыздан актив эш башларга әзер һәм безнең килешүләребезне гамәлгә ашырырга әзер. Без Татарстан Республикасының вәкилен «Астана» финанс үзәгендә кабул итәргә әзер, һәм шулай ук монда уртак мәнфәгатьләр буенча тагын да тыгызрак эшләү өчен үз вәкилебезне җибәрергә әзер», — дип хуплады инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен Ернур  Рысмагамбетов.

Талия Миңнуллина шулай ук Казахстан Республикасының бөтен делегациясен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды.

«Безгә KazanSummit кырларында үз мәйданчыгыбызны оештыру кызык булыр иде. Әлеге саммитның тематикасы КФҮ кысаларында үсеш алган максатларга һәм темаларга тулысынча туры килә. Бу циркуляр икътисад та, ислам финанслары да, ресурсларны аңлы рәвештә куллану да», — дип сөйләде Ернур  Рысмагамбетов.

Шуннан соң Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Астана» халыкара финанс үзәге администрациясе» АҖ арасында меморандумга тантаналы рәвештә кул куелды.

«Астана» халыкара финанс үзәге, Үзәк Азия, Кавказ, ЕАИБ, Көнбатыш Кытай, Монголия, Якын Көнчыгыш һәм Европа илләре икътисадын тоташтырып, бизнес һәм финансларның региональ үзәге буларак төп рольне уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International