Татарстанда дүрт яңа инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен 1000нән артык яңа эш урыны булдырылачак

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

«Бүген без караган дүрт яңа инвестпроект икътисадның күп тармаклары үсешенә генә түгел, ә төбәкнең логистикасын, дәүләт-хосусый партнерлыгын, шулай ук республиканың дөньякүләм туристлык юнәлешен үстерүгә дә ярдәм итәргә тиеш. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 11 млрд сумнан артык. Проектларны гамәлгә ашыру өчен 1000нән артык яңа эш урыны булдырылачак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Бүген тәкъдим ителгән проектлар республика территориясендә гамәлгә ашыру өчен Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан социаль әһәмиятле дип танылды:

- Кама Тамагы районында «Энҗе бөртеге» кунакханә-курорт комплексын төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 1,8 млрд сум).

- Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә «Әнәк «агрофирмасы» ҖЧҖнең заманча авыл хуҗалыгы комплексын төзү (инвестицияләр күләме – 1,5 млрд сум, яңа эш урыннары саны – 51).

– Әгерҗе шәһәрендә «ЗУР» ҖЧҖ логистик сәнәгать паркы төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 2,8 млрд сум, булдырыла торган эш урыннары саны – 300).

– Түбән Кама шәһәрендә «Эталон» ГК» АҖнең «Манзара» торак комплексы төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 5,5 млрд сум, булдырыла торган эш урыннары саны – 700).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International