Татарстаннан Александр Бурков ни тели?

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешүне булдырдылар. Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурковның Казанга визиты кысаларында регионара мөнәсәбәтләрне үстерүнең яңа юнәлеше бирелде.

Беренче чиратта хөкүмәт делегациясе Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында урнашкан Бердәм презентация үзәгендә булды. Партнерларга актуаль икътисадый күрсәткечләр һәм хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр, Татарстанда бизнес алып бару үзенчәлекләре, хезмәт биржасы булдыру эше турында сөйләделәр.

Татарстан – сәнәгать регионы, икътисадның алдынгы тармаклары булып нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тора. Республика ресурслары һәм продукциясе чит илләрдә киң билгеле. Дөньяның 155 иле сәүдә партнерлары булып тора.

Омск өлкәсе – Татарстанның стратегик партнеры. Регионнарның үзара сәүдә күләме 4 млрд сумга җитте.

«Татарстан Республикасы – Идел буе федераль округында безнең төп партнерыбыз. Бездә сезнең белән уртак нәрсәләр күп. Безнең регионнарда нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү яхшы үсеш алган. Хезмәттәшлек турында килешү безнең өчен зур кыр ача», – дип ассызыклады Александр Бурков.

«Без хезмәттәшлек, яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен ачык, Татарстан һәм Омск өлкәсе товар әйләнешен арттыруга әзер. Өстәвенә, Губернатор Татарстанның инвестицион үсеш тәҗрибәсе, инвестицион инфраструктура булдыруны өйрәнергә тели. Без үз ягыбыздан илнең чәчәк атуына бәйле булган барысын да эшләргә әзер», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International