Талия Миңнуллина һәм Айрат Хәйруллин Әлмәттән Россиянең тармак башкаласы статусына дәгъва итүче миллионлы шәһәр ясарга планлаштыралар

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан һәм илебезнең киләчәге нинди векторны бирәчәгебездән һәм хәзерге вакытта нинди эш башкарудан бәйле. Май ае Әлмәттә шундый девиз астында үтте. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин 2050 елга муниципаль берәмлекнең ачык чәчәк атуына башлангыч куйдылар.

Әлмәт дәүләт нефть институтында «Әлмәт Фокусы» дигән икенче стратегик сессия булды. Анда җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, эре предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы булып гомуми менеджмент һәм маркетинг Бизнес-мәктәбе (Бөекбритания) профессоры, «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе укытучысы Максим Осовский чыгыш ясады.

Чара кысаларында Әлмәтнең инфраструктурасы һәм казанышлары тәкъдим ителде, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе кысаларында агымдагы үсеш юнәлеше каралды.

«Әлмәт 2050» инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан эшләнә торган Стратегия гражданнарның фикерләрен, халыкара трендларны һәм җирле конкурент өстенлекләрне исәпкә алып, икътисад үсешен күз алдында тота. Шуңа бәйле рәвештә, аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын әзерләүнең беренче этабы җирле халык арасында сораштыру булды, ул сессиядә видео форматында тәкъдим ителде.

Киң анализ ясап, Талия Миңнуллина сессиядә катнашучыларга икътисади үсешнең дөньякүләм трендларына, үсә торган инвестицион секторларга, территорияләр үсешен озак сроклы планлаштыру белән иң яхшы кейслар күзәтү ясады.

Россиядә, Татарстанда һәм турыдан-туры Әлмәттә халыкара трендларга һәм база күрсәткечләренә нигезләнеп, Әлмәт районын кече һәм урта эшкуарлык, нефть, сәламәтлек саклау, туризм, азык-төлек, экология, мәгариф, энергетика һәм урбанистика тармаклары буенча төркемнәрдә үстерү буенча төп эш дәвам итте.

Һәр команда 2050 елда Әлмәт сәнәгать структурасы нинди булачак; ни өчен нәкъ менә бу тармак 2050 стратегиясенә нигез булырга тиеш; дөнья, Россия, Татарстан трендлары һәм халык ихтыяҗларын ничек чагылдыра; әлеге тармак конкуренциягә сәләтле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк; халыкның китүне туктату һәм һәр тармакка талантлар агымын стимуллаштыру өчен нәрсә кирәк дигән сорауга җавап эзләде.

2050 елга кадәр әлмәтлеләрнең тормыш эшчәнлеге стратегиясенә кертү өчен 2 сәгатьлек дискуссия нәтиҗәләре буенча эшләнгән тармак тәкъдимнәре сессиядә катнашучыларның барысына да тәкъдим ителде. Чыгышлар-презентацияләр сорау-җавап дискуссияләр, төркемнәрдәге экспертларның һәм бәйсез экспертларның аңлатмалары белән үрелеп барды. Тезислар эшкә беренче җитәкчелек булган резолюциядә чагылдырылган.

«Әлмәт дөнья өчен 2050 елда нәрмә тәкъдим итәчәк? Россиянең тармак башкаласы булу өчен Әлмәткә нәрсә җитми? Планлаштырырга бик авыр, дөрес? Бу 2050 елга кадәр күтәрелеш катлаулы. Билгеле бер эшкәртү, әзерлек һәм, әлбәттә, ачык мәйданчык кирәк. Иҗтимагый инициативалар хупланырга тиеш.

2050 елга Әлмәт миллионлы шәһәр булырга мөмкин дип ышанам. Аны аерым итеп күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, беренче нефть һәм иң экологик шәһәр буларак. Бу хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә килештерелгән бик дөрес стратегик йөрешләр, һичшиксез, җәмәгатьчелек һәм эшмәкәрләр тарафыннан хупланган булырга тиеш.

Хәзер безгә төрле дәрәҗәдәге экспертлар белән фикер алышкан эш планын формалаштырырга кирәк, шуннан соң без үзебезнең стратегияне расларбыз. Иң мөһиме – бюджетны билгеләү һәм алга куелган планга туры китерү. Барыгызга да сәламәтлек һәм энтузиазм телим», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

«Бүген без башкарган эшләр, беренче чиратта - киләчәк буыннар өчен, һәм бу – иң мөһиме. Сезгә, Талия Илгиз кызы, рәхмәт. Бу сезнең инициатива иде. Беренче стратегик сессияне без 3 атна элек уздырдык. Әлегә бу - киләчәк тирән процессларны планлаштыруның иң югары дәрәҗәсе: без аңларга тиеш, безнең шәһәр үсәчәкме, нинди дәрәҗәдә, күпме мең кеше анда яшәр? Без үзебез халык өчен ашыкмыйча, планлы рәвештә барысын да эшләргә телибез! Кирәк булачак берничә ай, кайбер өстәмә фәнни тикшеренүләр, финишка кадәр барып җитәр өчен фокус-төркемнәр кирәк. Шул рәвешле без планлы эш төзи алабыз, ә ресурсларны план нигезендә һәм тигез итеп бүлү – бик мөһим, чөнки бу эшнең нәтиҗәсе - өстенлекле юнәлешләрне билгеләү», – дип саный Айрат Хәйруллин.

Сессиядә катнашучылар бертавыштан рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм чараның югары әһәмиятен расладылар.

«Бүген Россиянең һәр субъекты үзенең уңай киләчәге бар дип әйтми. Әлмәтнең уңай киләчәге бар һәм ул бик реалистик. Моның өчен барлык алшартлар да бар. Темпларны киметмәскә! Уңышлар сезгә!», – дип Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International