Татарстан Hannover Messe алдынгы сәнәгый күргәзмәсенең өлеше буларак

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Германиядә Hannover Messe дөньяда иң зур сәнәгый күргәзмә-ярминкәсе үтә. Аңарда 70 илдән 6000 компания катнаша. Россиядән иң актив регионнар – Татарстан, Мәскәү һәм Пермь өлкәсе.

Татарстан делегациясен республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләде.

«Татарстан өчен күргәзмәдә катнашу бик мөһим. Базар тенденцияләре һәм дүртенче сәнәгый революция перспективаларын өйрәнеп без безнең республика потенциалын дөнья аренасында күрсәтәбез, шулай без халыкара контактларны киңәйтәбез һәм эффектив хезмәттәшлекне төзибез», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Регионның инвестицион потенциалын ачыклау өчен Машина төзелеше кластеры, Кама инновацион кластеры «ИННОКАМ» компанияләре, «Зарница» җитештерү берләшмәсе, «СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ һәм «Made in Tatarstan» брендлы продукция презентацияләре белән күргәзмә экспозициясе оештырылды.

Талия Миңнуллина берничә очрашу уздырды.

Германиядәге Россия сәүдә вәкиле Андрей Соболев һәм Саксония компанияләре вәкилләре белән Татарстанда җил энергетикасы проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге каралды.

Һиндстан инжиниринг компаниясе җитәкчелеге белән Талия Миңнуллина республикада җитештерүне урнаштыру турында сөйләште.

Пермь өлкәсе Икътисад үсеше һәм инвестицияләр министры Максим Колесников белән инвестицион эшчәнлекне тормышка ашыру, алдагы аралашу турында сөйләштеләр.

«Invest in Qatar» бизнес үсеше һәм инвестицияләрне алга таба мавыктыру буенча директоры Абдулбасит Талиб Аль Аджига Агентлык җитәкчесе эшлекле программаны күрсәтте һәм «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» кысаларында бизнесны киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Түбән Саксониядә Россия Хөрмәтле консулы  Хайно Визе белән хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтү каралды.

Siemens концерны вәкилләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү буенча сөйләшүләр узды.

Кытай сәнәгый предприятеләр белән хезмәттәшлек буенча сөйләшүләр бара.

Hannover Messe 2019 күргәзмәсе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Соңгы елларның төп темасы – интеграцияләнгән җитештерү һәм энергетика.

Hannover Messe эшлекле программасында – конференцияләр һәм саммитлар, алар кысаларында лидерлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм 2025 елга прогноз ясыйлар.

Шулай ук 5G технологияләре күрсәтелде. Hannover Messe дөнья базарының перспектив лидерларын берләштерә, цифрлы индустриясенең яңа таләпләрен ача, төп технологияләр күрсәтә һәм яңа проектлар барлыкка килүгә ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International