Менделеевск – Татарстанның махсус социаль-икътисади үсешенең бишенче территориясе

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Россия инвестицион форумында Россия Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев УКСИҮТ территорияләрен булдыру турында карарга кул куйды, алар арасында «Менделеевск» УКҮТ.

Карар буенча «Менделеевск» УКҮТ шәһәрнең инвестицион сөйкемлелеген арттырырга, яңа эш урыннарн булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бу регионнар өчен кызык, чөнки УКҮТта салым өстенлекләре бар һәм өстәмә инстументлар кулланырга мөмкин. Бу хәзерге вакытта бик мөһим», дип Дмитрий Медведев билгеләде.

«Менделеевск районы – бай ресурслы, үсеш алган транспорт һәм инженер инфраструктурасы булган индустриаль-аграр район. Яңа статусын алу шәһәрнең инвестицион сөйкемлелеген, яшәү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

УКСИҮТ территориясе, аның икътисади эшчәнлеге, резидентларның минималь капитал кертү күләме билгеләнде.

15 инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ният турында килешүләр булдырылды.

Белешмә

Менделеевск  Кама һәм Тойма ярларында, Татарстан башкаласыннан 238 км ераклыкта урнашкан. Районда химия продуктлары, минераль ашламалар җитештерелә, нефть һәм газ чыгарыла.

Иң зур оешмалар: М.Я.Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» АҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International