Казанда Евразия регионы илләренең THE алдынгы университетлар беренче рейтингын игълан иттеләр

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Казанда 2018 елның 29-31 августта Times Higher Education Саммит кысаларында Евразия регионы илләренең THE алдынгы университетлар беренче рейтингын игълан иттеләр.

30 августта КФУ Икътисад һәм финанслар институтында THE Research Excellence Summit: Eurasia 2018 ачышы узды. Анда Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Фән һәм югары белем министрының урынбасары Марина Боровская, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КФУ ректоры Ильшат Гафуров,  Times Higher Education университетлар  глобаль рейтингының баш редакторы Фил Бети катнаштылар.

Татарстан Республикасының Премьер-министры билгеләгәнчә, “абруйлы халыкара оешмалар һәм компанияләр вәкилләре белән очрашу – танышу һәм тәҗрибә белән алмашу өчен яхшы мөмкинлек”.

Марина Боровская билгеләгәнчә, THE саммиты катнашучыларга заманча фәннең актуаль сорауларын тикшереп белергә мөмкинлек бирәчәк. “Без төп акцентларны билгели алабыз, алар югары мәктәп, фәнни оешмалар эшендә кирәк булачак”.

Чарада мәгариф һәм фән үсешендә 270 эксперт һәм лидер катнашты, алар арасында 20 илдән министрлыклар вәкилләре, ректорлар һәм университет президентлары, 27 Россия шәһәрләренең вәкилләре, шулай ук 30 дөнья дәрәҗәдәге спикер.

“Россия Федерациясе – территория буенча иң зур дәүләт. Әлеге зур территориядә берничә фән һәм мәгариф нокталары урнашткан. Татарстан Республикасы – шу нокта булып тора”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Саммит кысаларында Әфганстан, Армения, Әзербайҗан, Беларусь, Грузия, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Молдова, Россия, Таджикистан, Тәркия, Төркмәнстан, Украина һәм Үзбәкстан кергән Евразия регионы илләренең THE алдынгы университетлар беренче рейтингын игълан иттеләр.

Казан федераль университеты Евразия вузлары рейтингында унынчы урынны алды. Беренче урында – Мәскәү дәүләт университеты. Икенче урында – Мәскәү физико-техник институты, өченчедә – Томск политех университеты. Барлык рейтингка 27 Россия университеты керде.

“Хәзер Казанда без яңа рейтингны игълан иттек. Казан һәм Татарстан – тиз үсүче регион, регионның өстенлекләрен киләчәк көчле якларга әйләндерергә әзер, монда озак вакытлы перспективада инновацияләр һәм фәнни тикшеренүләрне тормышка ашыруга аерым игътибар ителә”, - дип Фил Бейти ассызыклады.

Саммитның баш казанышы саммитта яңа контактлар һәм проектлар барлыкка килү. 3 көн буе семинарлар һәм очрашулар үтте, музей, лабораторияләрне карау һәм экскурсияләр үткәрелде.

“Без түгәрәк өстәлләр һәм экспертлы дискуссияләр өчен рәхмәт белдерәбез. Монда булган тәҗрибә белән алмашу бик мөһим, монда билгеләнгән трендлар безнең стратегияләргә яңа караш белән карарга мәҗбүр итәләр”, - дип КФУ ректоры Ильшат Гафуров билгеләде.

Оештыручылар - Казан федераль университеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы THE белән бергә.

Белешмә: Дөнья иң яхшы университетлар рейтингы (THE World University Rankings) – бу глобаль тикшеренү һәм дөнья югары белем оешмаларының рейтингы. Thomson Reuters мәгълүмати группа катнашуы белән Times Higher Education (THE) Британия методикасы буенча санала. Иң абруйлы рейтингларның берсе булып санала. Ул 3 күрсәткеч буенча санала. Алар арасында халыкара студент һәм укытучылар мобильлеге, халакара стипендия программалары саны, фәнни тикшеренүләр дәрәҗәсе, инновацияләргә өлеш кертү һәм башкалар. Рейтингта елга 200 дән кимрәк фәнни публикацияләр булган һәм махсус тикшеренү өлкәләре белән шөгелләнүче университетлар керми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International