Россия-Америка мөнәсәбәтләренең “кызыклы периоды”на карамастан, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы АКШ партнерлары белән тыгыз эшлекле контактларны төзи. Шулай, Инвестицион үсеш агентлыгы Accuray компаниясенең Татарстан территориясендә проектын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтә. Радиохирургия өлкәсендә лидерларның берсе булган Accuray компаниясе CyberKnife системасын - ямаш шешләрне организмның теләсә нинди урында дәвалау өчен роботланган радиохирургия системасын уйлап таба. Җирле партнер булып «Дельрус» ЯАҖ тора.
Хезмәттәшлек 2016 елның мартында башланды: Инвестицион үсеш агентлыгы Accuray компаниясе белән берничә очрашу уздырды. 2016 елның 14 сентябрендә Accuray җитәкчелегенең «Дельрус» ЯАҖ һәм Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашу булды.
2016 елның 13 октябрендә ядерлы медицина регионара үзәген булдыру проекты Татарстан Республикасының Инвестицион совет Президиумы утырышында презентацияләнде. Шуннанң соң төзелеш эшләре башланды.
2017 елның апрелендә АКШга эшлекле сәфәр кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Республика клиника онкология диспансеры” баш табибы Ильдар Хайруллин һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белән бергә Accuray компаниясе җитәкчелеге белән очраштылар. Яклар регионара үзәгенең стратегиясе һәс эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча алдагы адымнар турында сөйләштеләр. Очрашу барышында компания вәкилләре дөньяда иң яңа медицина җиһазы презентациясен үткәрделәр.
17 апрельдә Казанда җиһазны тикшерү эшләре башланды. Ике атнадан соң TomoTherapy TomoHD аппаратында эшләү буенча персоналны укыту узды.
15 майда Томотерапия үзәгендә клиник эшләр башланды, ә 17 майда яңа җиһазда тест режимында 4 кеше процедура узды.
Заманча технологияләр – йөзләп кешене коткару
Бүгенге көнгә TomoTherapy TomoHD аппаратында һәр көнне 50-60 кеше дәвалана. Томотерапия аппаратлары компьютерлы томографы булган дөньяда бердәнбер аппарат. Ул сәламәт тәнгә зыян китермичә, онкология авыруларын эффектив нурландырырга мөмкинлек бирә. TomoTherapy TomoHD Россиядә шундый аппарат бер генә.
10 ел эчендә проект 7250 кешене дәваларга, шулай ук республикага квалификацияле медицина кадрларын җәлеп итергә мөмкин бирәчәк.
“Медицинадан файдалырак сәнгать юк. Шуңа күрә ДХП проектларын тормышка ашыру өчен юез сәламәтлек саклау өлкәсен сайладык. Нәкъ Татарстанда беренче тапкыр шундый дәрәҗәдәге җиһаз кулланыла. Алга таба безнең партнерлар катнашуы белән Республика онкология диспансеры нигезендә Россиядә беренче белем алу үзәген булдырырга планнар бар”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
Табиб-онколог билгеләве белән генә хезмәт түләүсез һәм түләүле күрсәтелә.
Шундый проект ярдәмендә онкология белән чирләгән кешеләргә чит илгә китмичә һәм күп акча түләмичә дәвалауны үтергә мөмкинлек барлыкка килде. Бу Татарстанда һәм Россиядә дәваланган кешеләр санын арттырачак.