Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ еллык җыелышы узды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Талия Миңнуллина Яр Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәисе булган “КАМАЗ” ААҖ еллык җыелышында катнашты.

Җыелышта шулай ук «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасының Премьер-министры  Алексей Песошин һәм башка рәсми шәхесләр катнашты. Аларга җыелыш алдында яңа йөрткечне җыю линиясе күрсәтелде. Беренче партиянең чыгарылышы 2017 елда планлаштырыла, серияле җитештерү 2018 елда башланачак.

Катнашучылар алдында “КАМАЗ” ААҖ Генераль директоры Сергей Когогин эшчәнлек турында отчеты белән чыгыш ясады һәм 18 сорауны билгеләде: “КАМАЗ” ААҖ елык отчетын раслау, “КАМАЗ” ААҖның еллык финанс отчетын раслау, “КАМАЗ” ААҖ Директорлар советы әгъзаларын сайлау һ.б.

Перспектив электротранспорт моделе презентацияләнде: 85 кеше сыерлык «Электробус КАМАЗ -6282» һәм 22 кеше сыерлык «Электробус КАМАЗ-2257».

2016 елда 34 меңнән артык  «КАМАЗ» машиналары сатылды, экспорт күләме 6 меңгә артты. “КАМАЗ” 50 дән артык илгә машиналарын һәм аның өлешләрен китерде. Алар белән Инвестицион үсеш агентлыгы да тыгыз эшли.

“КАМАЗ” ААҖның кереме 133 млрд. сум тәшки итте, бу 2015 елга караганда 37%ка күбрәк. Чиста керем 656 млн. сум тәшкил итте. Акционерлар җыелышы КАМАЗ” ААҖ Директорлар советы әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәсендә 297 млн. сумны акцияләр буенча дивидентларны түләүгә юнәлдерергә карар ителде.

2016 елда ачылган масштаблы проектлар приоритетта кала. Бу DAIMLER белән бергә К5 йөк машиналары кабиналары өчен каркасларын төзү буенча завод төзелеше, Р6 йөрткечләрен җитештерү, шулай ук яңа кабиналар-2019 булдыру.

2017 елда компания 39 меңгә кадәр “КАМАЗ” техникасын сатуын арттырырга планлаштыра: эчке базарда сатулар 32 мең, экспортка – 7 меңгә кадәр.

Җыелышта катнашучылар кумулятив тавыш бирү рәвешендә “КАМАЗ” ААҖ Директорлар советы һәм Ревизион комиссия әгъзаларын сайладылар. Бөтен сораулар буенча тавыш бирү нәтиҗәләре «Интерфакс» яңалыкларында һәм корпоратив ММЧда басылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, җыелышта чыгыш ясаганда, компаниянең стратегик бурычларын билгеләде. Аның сүзләре буенча иң мөһим юнәлешләрнеңберсе – БДБ илләренә йөк машиналарын сатуларын арттыру.

“Конкурентлы булыр өчен, инвестицияләр тукталмаска тиеш. Киләсе елга кабиннарның каркасларын төзү буенча завод төзелешен тәмамларга кирәк. 2018 елда Евро-5, Евро-6 дизель йөрткечләрен серияле җитештерүгә чыгу. Һәм тагын бер бурыч – 2019 елда яңа КАМАЗ машиналар моделен базарга чыгару”, - дип билгеләде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International