Яңа инвестицион проектларны 8 июньдә Татарстан Республикасының Инвестицион советы президиумында якладылар

2017 елның 9 июне, җомга

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән муниципаль районнары кушылды.

Беренче пенопыяладан җылылык изоляциясен җитештерү буенча завод төзелеше проекты тәкъдим ителде. Проект турында «Ай Си Эм Гласс» ҖЧҖ (Калуга өлкәсе) генераль директоры Максим Никулин сөйләде. Пенопыяла кебек материал янмый, су сеңдерми, экология ягыннан чиста. Чимал стеклобой булып тора. Җитештерү “М-7” индустриаль паркы территориясендә 2 гектарда урнашачак. Көтелгән җитештерү күләме – елга 150 мең куб.

Алга таба ашлыкны тирән эшкәртү буенча заводны булдыру һәм реконструкцияләү проекты каралды.  «Гран Групп» ҖЧҖ директоры Ляйсан Хайрутдинова сөйләгәнчә, проект Әлмәт районында урнашачак, элек анда 2011 елда ябылган «Татспиртпром» заводы урнашкан иде. Яңа җитештерүдә елга 24 мең тоннага кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен, мальтоз патокасы, комбикорм, крахмал һәм башкалар ны эшкәртү планлаштырыла. Проектның зур керем китерүе көтелә. Җирле чимал кулланылачак.

Алга таба лак буяу материалларын чыгару буенча завод төзелеше проекты каралды. Эшханә “Алабуга” МИЗ территориясендә урнаша ала. Продукцияне куллану өлкәләре – машина төзелеше, металл төзелмәләр, материалларның изоляцион капламалар. Проектка инвестицияләрнең керем китерү вакыты – 5 ел. Проект турында «Донецкхим - химический завод»  ҖЧҖ генераль директоры Олег Копейко сөйләде.

Шулай ук «Донецкхим - химический завод»  ҖЧҖ продукциясенең презентациясен «Татнефтехиминвест-холдинг»ның чираттагы утырышында презентацияләргә тәкъдим ителде.

Алдагы проект – терлекчелек өчен азык катнашмаларын локализацияләү белән эре җыю буенча Россия-Төркия бердәм оешмасын булдыру. “Мастер” Кама индустриаль паркында урнашачак. Проектка Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясенең резиденты статусын да алырга мөмкин.

Локомотив ярымутравы һәм Казан-Арена стадионы янындагы районнарын төзекләндерү проектлары, Түбән Кама сәнәгый паркының төзелеш проекты презентацияләнде.

Бөтен проектларны Татарстан Республикасының Инвестицион советы президиумының әгъзалары якладылар.

“Презентацияләнгән проектлар яңшы эшләнелде һәм Президент аларны яклады. Агентлык төрле юнәлешләр буенча эшли.

Мәсәлән, без яңа сәнәгый парк төзелешен, төзелеш материалларын җитештерү өлкәсендә проектлар, авыл хуҗалыгы проектларын карадык. 2018 елда узачак футбол буенча Чемпионатның якынлавына күрә 2012 елдан үзәк шәһәр яр буйларын төзекләндерү буенча Казан муниципалитеты белән бергә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алып барган эшне дәвам итергә кирәк. Без яңа стадион янында бассейн һәм спорт мәйданнарын урнаштырырга тәкъдим иттек. Проектны Казан мэры һәм шәһәрнең баш архитекторы яклады”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International