Дәүләт һәм бизнес аралашуы

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 2 июнендә Петербург халыкара икътисади форумында Россия регионнарында инвестицион климат хәленең милли рейтингның нәтиҗәләре билгеле булды, анда Татарстан соңгы өче ел дәвамында лидер булып тора. Милли рейтинг эшлекле берләшмә экспертларының регионнарда резидент булмаганнары өчен бизнес алып бару шартларын бәяләү нәтиҗәсе булып тора.

Әлеге рейтингның бер өлеше ДХП үсеше дәрәҗәсе буенча регионнар рейтингы булып тора. Монда 2016 ел нәтиҗәсендә Татарстан лидер булып тормый һәм беренче бишлеккә керми, 8 нче урында гына тора. Бу елда Татарстан 10 нчы урыннан менде һәм хәтта Ленинград өлкәсен узып китте, ә бу регион – ДХП проектлары тормышка ашырылучы беренче регион булып санала. Әлеге күрсәткечнең мөһимлеге Россия Икътисад министрлыгы раслаган методика буенча билгеләнә: ДХП өлкәсендә норматив-хокук тәэмин итү, проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе, институцион өлкәсенең үсеше, аеруча профессиональ проектлы командалар һәм махсуслаштырылган идарә органнарының булуы.

ДХП уңышлы проектлары

ДХп өлкәсендә махсуслаштырылган идарә органы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы булып тора.

Бүгенге көнгә Татарстанда ДҮП принцибы буенча тормышка ашырылган иң уңышлы инвестицион проект социаль өлкәдә булып тора. Концессия  элеккегечә Россиядә ДХП проектларын тормышка ашыру формасы булып тора. Сәламәтлек саклу өлкәсе гадәт буенча хосусый яктан сөйкемле булып тора, монда сәламәтлек саклау объектларын финанслау аларның социаль мөһимлеге аркасында бара.

Хәзерге көнгә Агентлык Accuray (АКШ) компаниясенә ярдәм итү буенча эш алып бара. Радиохирургия өлкәсендә дөньяда лидерлар арасында булган компания CyberKnife  системасы – төгәллек белән организмның теләсә нинди урында яман шешләрне дәвалау өчен роботланган радиохирургия системасы өстендә эшли. 2017 елның 24 мартында концессион килешү булдырылды. Якын вакытта Республика клиника онкология диспансеры нигезендә томотерапия буенча Accuray  үзәген ачу планлаштырылган.

Бүген ДХП сөйләшү стадиясеннән практик юнәлешкә күчү момента башлана. Дәүләт-хосусый партнерлык  принципларында эре инфраструктур проектларны тормышка ашыру башлана – түләүле федераль трассалар, энергетик комплекс, социаль инфраструктура объектларын төзү һ.б. ДХП базарында катнашычылар өчен ДХП проектларын тормышка ашыруның иң эффектив механизмнарын коллегиаль рәвештә уйлап табу мөмкинлегше кирәк. Бу максат белән Агентлык күп еллар буе башка регионнардан шундый проектларны тормышка ашыруда иң яхшы тәҗрибә белән алмашу өчен кунакларны җәлеп итә.

Приоритетлы проектларнының финанс-икътисади нигезенең мөмкин булган модельләрен уйлап табу өчен регион бюджетыннан акча бирү каралмаган. Шуңа күрә инвестицион поректларны уйлап табу кысаларында кирәк булган финанс механизмнарын белү белән бәйләнгән чараларны булдыру һәм капитал кертүне финанслау максатында Агентлык “Татарстан проектлары” акционерлык җәмгыятен булдыру инициативасы белән чыкты.

“ДХП проектларын тормышка ашыруның бәхәссез өстенлекләр һәм бәхәсле җитешсезлекләр”

Шулай 6 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “ДХП проектларын тормышка ашыруның бәхәссез өстенлекләр һәм бәхәсле җитешсезлекләр” дәүләт-хосусый партнерлык үсеше сораулары буенча еллык семинар узды.

Семинарда башкарма хакимият органнар, муниципаль районнар һәм республика министрлыклары вәкилләре катнаштылар.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыкты.

“Семинар катнашучылар өчен уңышлы эш мәйданы булачак дип өметләнәм. Сез монда яңа белем һәм күнекмә, ДХП өлкәсендә белем арттыра аласыз. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарның һәм хосусый инвесторларның  аралашуы Татарстан Республикасы һәм тулысынча Россиянең инвестицион климатын яхшырту өчен ДХП механизмнарын эффектив ысулга әйләндерәчәк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Удмуртиядә Балалар һәм яшьләр инновацион сәләт үзәген булдыру тәҗрибәсе турында Региональ мәгълүматлаштыру һәм мәгарифкә бәя бирү үзәге директоры Наталья Медведева сөйләде.

Удмурт Республикасының шундый проектларны тормышка ашыруда зур тәҗрибә бар. Татарстан өчен бу өлкәдә мәгълүмат белән алмашу һәм ДХП принциплары буенча проектларны тормышка ашыруның актуаль сораулар буенча сөйләшү мөһим.

Моннан башка Мәскәүдән кунак, RE Legal компаниясе вәкиле Евгений Дружинин “Концессион килешү структурасының нигезләре” һәм “ДХП проектларын структурлаштыруда ТКХта хокукый регулирлаштыру проблемалары” темаларына лекцияләр уздырды.

Белешмә

 Дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) – үзара табышлы шартларда мөһим бурычларны чишү өчен дәүләт һәм бизнес арасында урта һәм озак вакытлы аралашу форма барлыгы. ДХП формаларына икътисад һәм дәүләт идарәсендә  дәүләт һәм бизнес арасында аралашуның төрле үзара табышлы формалар, дәүләт контрактлар, аренда мөнәсәбәтләре, финанс аренда (лизинг), дәүләт-хосусый партнерлык оешмалары, продукциянебүлү турында килешү, концессион килешүләр керә.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International