ВЭБ Татарстан Республикасында сертификацияләнгән менеджерларны сайлауның беренче этабын озайтты

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Внешэкономбанк регионнарда сертификацияләнгән менеджерларны сайлауның беренче этабын 2017 елның 26 маена кадәр озайтылды. Әлеге карар Внешэкономбанк рәисенең урынбасары, Идарә әгъзасы һәм проект кураторы Алексей Иванченконың менеджерларга кандидатлар белән “ВЭБның регионнар белән яңа эшләү моделе” онлайн-брифингы барышында әйтелде.

Россиянең төрле регионнарыннан ВЭБның менеджерларга 100дән артык мөмкин булган кандидат тоташкан онлайн- трансляция барышында Алексей Иванченко РФ регионнарында инвестпроектлар белән эшләүнең яңа механизмнарын башлап җибәрү буенча Внешэкономбанкның инициативасын тормышка ашыруның төп этаплары турында сөйләде һәм туры эфирда мөмкин булган сертификацияләнгән менеджерларның сорауларына җавап бирде. Кандидатлардан заявкаларны кабул итү LEADER-ID  Стратегик инициативалар агентлыгының махсус платформасында башланды һәм 30 апрельдә тәмамланырга тиеш иде, әмма күпсанлы үтенечләр буенча вакыт озайтылды. “Без заявкаларны кабул итүен 26 майга кадәр озайттык, - дип брифинг барышында Алексей Иванченко белдерде, - Россиянең 23 пилотлы регионында 3 кандидатны июнь башына кадәр сайларга, аларны укытырга әзер булган менеджерлар буларак тәкъдим итергә максат куябыз”. Сертификацияләнгән менеджерлар инвестпроектларны үз регионнарында эзләү һәм аларга беренче бәя бирү белән шөгелләнәчәк. Менеджерның ВЭБ белән эшләү процедурасы заявкаларны тиз карау һәм аларны чишү өчен югары тизлек булсын өчен онлайн режимда барачак. “Сертификацияләнгән менеджер бурычы – проект табырга һәм инициаторга аны дөрес итеп төрергә ярдәм итергә”, - дип әйтә Алексей Иванченко. – Алга таба финанс моделен сөйкемлерәк ясау өчен мөмкин булган региональ үсеш корпорацияләрнең һәм дәүләт ярдәме инстументларны кертү, шулай ук проектны ВЭБ эчендә бизнес бүлек белән бергә экспертизалауны үтү өчен алып бару. Бу хәзер булмаган синергияне алу өчен кирәк”. Сертификацияләнгән менеджер роленә мөмкин булган кандидатлар сыйфаты турында сөйләгәндә, Внешэкономбанк рәисе урынбасары билгеләде: “Без регион эчендә киң контактлар базасы булган кешеләрне эзлибез. Бу региональ һәм федераль дәүләт ярдәме агрегациясен үз эченә алган приоритетлы проектларны яхшы белә торган кешеләр булырга тиеш. Бу кешеләр проектлы финанслау инструментларында ориентлашырга тиеш, чөнки Внешэкономбанк  - үсеш банкы, ул 90%ка проектлы финанслау белән шөгелләнергә тиеш”. Сертификацияләнгән менеджерларның мөмкин булган мотивация турында сорауларга җавап биргәндә Алексей Иванченко кандидатлар белән интервью этабында финанс һәм финанс булмаган мотивация элементлары каралачак дип билгеләде. Әлеге проект кысаларында кайсы региональ инициативалар финанс ярдәмне алу турында әйткәндә, Внешэкономбанк рәисе урынбасары ВЭБның 2021 елга кадәр үсеш стратегиясе буенча инвестиләүнең биш төп юнәлеш билгеләнде дип әйтте: инфраструктура, сәнәгать, ОПК конверсиясе, фәнни-технологик инициативада инновацияләр, экспортка ярдәм күрсәтү. Внешэкономбанкның финанс сәясәте турында булган меморандум буенча ике миллиард сумнан артык булган һәм 5 ел эчендә чыгымын каплаган проектлар карала. Беренче этапта  пректта Россиянең 23 пилотлы регионы катнаша (регионнар исемлеге https://leader-id.ru/specials/openselection_veb сайтында). ВЭБның планнарында – проектның бөтен Россия территориясендә 2017 елга кадәр таралу. 26 майдан соң пилотлы регионнарда сертификацияләнгән менеджерлар роленә кандидатлар билгеләнәчәк, 1 июньнән башлап башка регионнарда кандидатларны сайлау механизмы башлап җибәреләчәк. Августка инвестпроектларга бәя бирү өчен “Үсеш проектлары фабрикасы” онлайн-платформасының эше башлануы планлаштырылган, сентябрьгә аның белән сертификацияләнгән менеджерлар эшли башлачак, алар анда проектларны кертәчәк һәм үз бәяләрен бирәчәк. 2017 елның декабрь азагына “Үсеш проектлары фабрикасы” Россиянең бөтен территориясендә кулланучыларны тоташтыру белән эш режимында эшләчәк. “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек” (Внешэкономбанк) дәүләт корпорациясе – милли үсеш банкы, Россиянең иң зур финанс институтларының берсе. 1924 елда нигез салынган, 2007 елдан Үсеш банкы турында махсус федераль кануны нигезендә эшли. ВЭБның югары идарә органы РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев җитәкләгән күзәтү советы булып тора. 2021 елга кадәр Үсеш стратегиясе буенча ВЭБ эше сәнәгатьтә югары үзгәртүләр проектларын финанслауда, инфраструктураны үстерүдә, чимал булмаган экспортка ярдәм күрсәтүдә, оборонв технологияләрен граждан технологияләренә күчерү, Милли технологик инициатива проектлары һәм инновацияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән. http://www.veb.ru Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) – икътисади һәм социаль өлкәләрдә чараларны тормышка ашыру өчен РФ Хөкүмәте барлыкка китергән коммерция булмаган автоном оешма. 2011 елдан эшли. Приоритетлы проектларны алга таба мавыктыру, эшмәкәрләр тирәлеген Россиядә яхшырту буенча чараларны үткәрү, профессиональ кадрларны әзерләү белән шөгелләнә. https://asi.ru LEADER-ID  - СИАның лидерларны эзләү, үстерү һәм алга таба мавыктыру өчен мәгълүмати платформасы. 2013 елның июлендә эшли башлады. 2016 елның ноябренә кулланучылар саны – 55 илдән 1173 шәһәрдән 72 597  кеше. https://leader-id.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International