Ул ислам финанслары турында яхшы белә һәм уртаклашырга әзер

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бер айдан соң “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” Халыкара икътисади саммиты ачылачак, ул Татарстан башкаласында 18-20 майда узачак.

Владимир Путин боерыгы буенча “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик караш группасын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов карары буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Россия – Ислам дөньясы” саммитын әзерләү буенча актив эш алып бара.

Һәр елны чарага кызыксыну үсә, шулай халыкара икътисади форумда катнашучылар-кунаклар саны арта бара. Казансаммит 2017 катнашучылары арасында 50 илдән 2000нән артык кунак көтелә: ислам дөньясы илләре илчеләре һәм министрлар, Россия һәм чит ил финанс институтлары вәкилләре, парламентлар депутатлары, инвесторлар һәм бизнесменнар, медиа һәм 200 ММЧ вәкиле. Киләчәк чараның төп темасы халыкара икътисади мөнәсәбәтләр контекстында ислам инвестицияләре булып тора. Ислам финансар һәм банкинг инструментлары һәм механизмын кертү сораулары турында сөйләшергә планлаштырыла. Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең норматив-хокук нигезен исәпкә алып, ислам банк системасы өстенлекләре һәм практик кулланышта мөмкин булган авырлыклар билгеләнеләчәк. Ислам финанс институтлар үсешенең эффектив механизмнары һәм процессларын керткән воркшоп сериясе узачак. Саммитның төп темасын игътибарга алып, Оештыру комитеты Ислам банклары һәм финанс оешмаларының Генераль советы башлыгы Абделилы Белатиканы спикер рәвешендә чакырырга хәл иттеләр.

Абделила Белатик – мәдәниятара финанслар өлкәсендә профессионал

Аның финанс хезмәт институтлары аудиты һәм идарә итү өлкәсендә киң тәҗрибәсе бар. Белатик әфәнде регуляр рәвештә ислам финанслары, бухгалтерлык хисабы һәм аудит, активлар белән идарә итү буенча халыкара платформаларында чыгыш ясый.

Абделила Белатик – 20 еллык диярлек эш тәҗрибәсе булган мәдәниара финанслар өлкәсендә профессионал. Ул Европа, АКШ, Азия һәм Якын Көнчыгыш финанс үзәкләрендә, җитәкчелек вазифаларында эшләде. Хәзер ул Ислам банклары һәм финанс оешмаларының Генераль советы (CIBAFI) башлыгы булып тора.

Ислам банклары һәм финанс оешмаларының Генераль советы – ислам финанс институтларының дөнья үзәге

CIBAFI – Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО) кергән халыкара коммерция булмаган оешма. Ул Ислам үсеш банкы һәм төп дөнья ислам финанс институтлары инициативасы буенча барлыкка килгән. CIBAFI төп мандаты ислам индустриясенә глобаль масштабта финанс хезмәт индустриясен тәкъдим итү, аның әгъзалары арасында һәмшул ук максатлар булган башка оешмалар арасында хезмәттәшлекне үстерүдә тора. Советка ислам банклары, финанс оешмалар һәм ислам инвестицион оешмаларны кертеп, 114 оешма-әгъза керә.

CIBAFI җитәкләгәндә Абделила Белатик халыкара банклар, стандартларны урнаштыру буенча халыкара оешмалар (IFSB, BCBS), шулай ук көйләү һәм күзәтү органнары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштырып, оешманы халыкара аренага чыгарды.

Ислам финансларына сорау үсә

Әлеге өлкәдә зур эксперт булганга күрә һәм аеруча икътисади кризис шартларында ислам финансларының эффективлыгын аңлап, Абделила Белатик бөтен дөнья буенча ислам банкингы үсешендә аерым мөһимлекне күрә: “29 илдә 86 ислам банклары башлыкларының фикерләреннән торган CIBAFI Global Islamic Bankers Survey 2017 тикшеренүе үсеш хәлендә торган илләрдә ислам финанслау индустриясе өчен көйләү һәм хокук инфраструктурасының үсешен ислам финансларын үстерергә кирәк. Ислам финансларына сорау үсә, әмма банклар ислам финанс операцияләре нигезендә яткан норматив кагыйдәләр һәм кануннар булмавына зарланалар, бу аларның алдагы үсешенә зур киртә булып тора”.

Ислам финанслау инструментлары үсеше шартларында глобаль элемтәләрнең ныгуы һәм интернационализацияләве тагын да мөһимрәк роль уйный башлый. Ислам финанслары актив үсүче БДБ регионы инвесторларны эзләү өчен мөмкин булган базар кебек карала. Ислам финансларын куллану БДБ илләренә эчке базарның үсеш динамикасын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Абделила Белатик башлыгында Ислам банклары һәм финанс оешмаларының Генераль советы “БДБда ислам финанслары үсеше перспективалары” инфокус сессиясен уздырачак, анда регионда финанс оешмалар алдында торучы яңа мөмкинлекләр, перспективалар һәм проблемалар турында сөйләшү өчен ислам финанслау сораулары буенча белгечләр халыкара группасы җыелачак.

“Россия – Ислам дөньясы” саммитында катнашырга хәл иткәч, Абделила Белатик Казанда Еллык Халыкара икътисади саммитын уздыру Россия һәм ислам дөньясы илләренең аралашуның эффектив инструменты булып тора.

Яңа файдалы белем эзләгәннәре өчен kazansummit.ru сайтында катнашучыларны регистрацияләү бара.Бер айдан соң икътисади язның иң масштаблы вакыйгада очрашыйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International