“Медицинадан файдалырак сәнгать юк”

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә «Белмедснаб» Белоруссия компаниясе һәм «Дельрус» ЯАҖ Россия компаниясе вәкилләренең Татарстан Республикасына визит узды. Визит кысаларында кунаклар Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда аларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентацияләнде.

Казанда беренче тапкыр Радиохирургия буенча халыкара конференция узачак

Беларуссия делегациясе килүенең төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә яңа җитештерүне булдыру мөмкинлеге турында сөйләшү, шулай ук стереотаксик Радиохирургиянең Халыкара җәмгыятенең Мәгариф курсында катнашу.

14-15 апрельдә Казанда Радиохурургия буенча беренче тапкыр халыкара конференция уза, внда Латвия, АКШ, Япония, Канада, Норвегиядән иң яхшы лекторлар килде.

Курс кысаларында Россия һәм чит ил онкологлар, нейрохирурглар, эндокринологлар, радиотерапевтлар баш миендә метастазларны чыгарудан соң шешләрдә радиохирургия: рандомизланган тикшеренүләр нәтиҗәләре, ашказан асты бизендә шешне дәвалауда радиохирургия һәм радиотерапия һәм ашказан асты бизендә, бавырда шешне дәвалау өчен Кибер-пычакны куллану кебек темалар буенча сөйләшәләр.

“Медицинадан файдалырак сәнгать юк. Шуңа күрә ДХП проектын тормышка ашыру өчен без медицина өлкәсен сайладык. Нәкъ Татарстанда беренче тапкыр шундый дәрәҗәле медицина җиһазы кулланылуын билгелик. Шулай без шундый масштаблы конференцияне үткәрүдә Казанны сайладык. Алга таба безнең партнерлар катнашуы белән Республика онкология диспансеры нигезендә Россиядә беренча мәгариф үзәген булдырырга планнар бар”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ДХП проекты – Татарстанда халыкара дәрәҗәдәге медицина ярдәме

Бүгенге көнгә дәүләт-хосусый партнерлык принцибы буенча тормышка ашырылган уңышлы инвестицион проектлар күбрәк иҗтимагый өлкәдәге проектлар булып тора. Концессия элеккегечә Россиядә ДХП проектларын тормышка ашыруның төп формасы булып кала. Сәламәтлек саклау өлкәсе гадәт буенча хосусый як өчен сөйкемле булып тора, монда сәламәтлек саклау объектларының җәмгыяви яктан мөһим булганга күрә аларны финанслау әзерлеге исәпкә алына.

Шулай, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының актив эше һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм “Сакнур” Идел буе Томотерапия Үзәге арасында концессион килешүгә кул куелды. Үзәк медицина ярдәмен күрсәтәчәк, аеруча томотерапия хезмәте. Хәзер яман шеш авыруларые дәвалау өчен Акурей (АКШ) җиһазлары урнаштырыла.

Агентлык Татарстан Республикасы территориясендә Accuray компаниясенең проектын тормышка ашыруда булышлык күрсәтә.

Дәүләт-хосусый партнерлык принципларында Республика клиника онкология диспансеры нигезендә Accuray  компаниясенең җиһазын куллану белән атом-төш медицина регионара үзәген булдыру буенчы җирле партнер «Дельрус» ЯАҖ булып тора.

Радиохирургия өлкәсендә дөнья лидерларның берсе булган Accuray компаниясе CyberKnife системасы – субмиллиметрлы төгәллек белән организмның теләсә-нинди урынында шешләрне дәвалау өчен роботлы радиохирургия системасын уйлап таба. Агентлык Accuray компаниясе делегациясенең берничә визитын оештырды. 2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасының Инвестицион совет Президиумы утырышында әлеге проект презентацияләнде һәм якланды. Томотерапия аппаратлары (кертелгән компьютер томографлары булган дөньяда бердәнбер) сәламәт тукымаларга зыян китермичә онкологик авыруларны зур эффект белән яндырырга мөмкинлек бирә. Thomotherapy бер аппаратын урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү проекты расланган. 10 ел эчендә әлеге проект 14500 дән артык кешене дәвалый ала, Россиядә беренче укыту үзәген булдырырга, бөтен Россия Федерациясеннән пациентларны җәлеп итү аша Татарстан Республикасында медицина туризмын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә

БЕЛМЕДСНАБ компаниясе – Белоруссь Республикасында медицина җиһазларын сатучыларның иң зурларының берсе. Әлеге өлкәдә 1998 елдан эшли. 20 дән артык чит ил компаниянең рәсми вәкиле булып тора. Медицина оешмалары инженерлары һәм табиблары өчен медицина җиһазлары өлкәсендә укыту һәрвакыт уздыра. Сәламәтлек һәм сәламәт тормыш алып баруга багышланган күргәзмәләрдә һәм чараларда регуляр рәвештә катнаша.

"Дельрус" ЯАҖ – 1991 елда нигез салынган 30 илдән медицина товарларын җитештерүчеләр-фирмалар белән партнерлык мөнәсәбәтләре булган халыкара фәнни-җитештерү компаниясе. Клиентлар саны, үз сату һәм хезмәт күрсәтү ятьмәсе үсеше буенча Дельрус медицина җиһазы һәм материаллар буенча Россия базарында иң зур компания булып тора. ДЕЛЬРУС төрле иҗтимагый программаларда катнаша. Беренче чиратта, бу – медикаментлар һәм материаллар белән дәвалау оешмаларына ярдәм күрсәтү, табигый афәтләр һәм террористик актлар күргән регионнарына гуманитар ярдәм китерү.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International