Еллык инвесторлар очрашуы

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2-4 апрельдә Дубаи шәһәрендә (БГЭ) Еллык Annual Investment Meeting 2017 инвесторлар очрашуы үтә. Ул Якын Көнчыгышта һәм Фарсы култыгы регионында инвесторларның иң зур һәм абруйлы җыелышларның берсе булып тора. Чарада 165 илдән 10 меңнән артык делегат катнаша. Делегацтяне Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли, аның белән бергә гадәт буенча Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина килде. Чара кысаларында республиканың сәнәгый, икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү белән Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясе презентацияләнде.

AIM уникальлеге

Татарстан 2011 елдан һәр елны монда күргәзмә экспозициясен оештыра. Форум Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен презентацияләү, яңа контактларны булдыру һәм чит ил партнерлары белән тәҗрибә белән алмашу өчен яхшы мәйдан булып тора. Һәр елны Татарстан делегациясе дәүләт хезмәт кешеләре, компанияләр һәм инвесторлар белән очрашулар үткәрәләр, хезмәттәшлек турында килешәләр.

AIM  эффекты – аның инвестицияләрне җәлеп итү һәм партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру өчен маяк булып торуы. Дубаи 2,2 млрд халкы булган шактый зур базарына керергә мөмкинлек бирә (Якын Көнчыгыш, Төньяк һәм Көнчыгыш Африка, Һинд субконтиненты турында сүз бара). Дубаи икътисады һәм инфраструктурасы диверсификациясе сәнәгать, машина төзелеше һәм углеводородлар секторларында кебек эшчәнлекнең үсешендә Россия компанияләре өчен яхшы перспективалар тәкъдим итә.

Дөньяның инвестицион агентлыкларны берләштереп

Мәсәлән, 2 апрельдә Инвестицион агентлыкларның Бөтендөнья Ассоциациясе утырышы узды (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA), анда Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эксперт һәм чыгыш ясаучы буларак катнашты.

Тотрыклы үсеш кысаларында инвестицияләү, икътисадта яңа трендлар, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше, региональ агентлыкларның халыкара инвестицион берләшмәсенә керү сораулары, шулай ук туры инвестицияләр күләменә тәэсир итүче һәм башка сораулар турында сөйләштеләр. Россиядән чарада инвестицион климат буенча беренче буларак Татарстан катнашты.

Чара барышында Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды. Мәсәлән, республиканың инвестицион инфраструктурасы өстенлекләре турында җентекләп сөйләнде. Шулай ук Талия Миңнуллина бөтен катнашучыларны 2017 елның маенда үтәчәк “Россия - Ислам дөньсы: KazanSummit 2017” 9 нчы Халыкара  икътисади саммитта катнашырга чакырды.

Искә төшерик, 2011 елның сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицион агентлыкларның Бөтендөнья Ассоциациясенә (WAIPA) керде. Республика Россия регионнары арасында әлее оешмага беренче булып керде. 2013 елның февралендә Женевада үткән WAIPA Генераль Ассамблеясы утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицион агентлыкларның Бөтендөнья Ассоциациясенең җитәкчеләр комитеты составына керде һәм Көнчыгыш Европа буенча директор булып билгеләнде.

Дөнья лидерларының сөйләшүләре

Алга таба Форум кысаларында “Туры чит ил инвестицияләр турында Дөнья лидерларының сөйләшүләре” темасына багышланган пленар утырыш узды.

Утырышта Татарстан ягыннан Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, БГЭ ягыннан Дубаи Эмиры, БГЭ Премьер-министры һәм Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рәшит Аль Мактум катнашты.

Дубаи Эмиры форум кысаларында күргәзмәне караганда Татарстан Республикасының экспозициясен карады. Талия Миңнуллина Татарстанның соңгы казанышлары, алдагы дөнья буенча үткәрәчәк чаралар турында сөйләде. Ул протоколдан күбрәк вакыт регионның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышуга игътибар бирде. Татарстан Президенты аны Россиягә рәсми визит ясаганда Татарстанга килергә чакырды.

Форумның пленар утырышында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия-Федерациясендә регионнар-лидерлар санына керүен билгеләде. Тулай региональ продукт күләме буенча республика илдә субъектлар арасында 6 нчы урынны ала. Татарстан Инвестицион климат хәле буенча Милли рейтинг нәтиҗәләре буенча беренче урында тора һәм Россия Федерациясенең субъектларының инновацион үсеше рейтингында беренче урында тора.

Республика икътисадының конкурентлыгын арттыру җәлеп ителүче инвестицияләрнең зур күләмнәре белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда Татарстан инвестицияләү өчен иң сөйкемле регионнар исемлегенә керә, бу югары инвестицион потенциалы һәм кечкенә инвестицион куркынычлыкның берләшүе белән бәйле. Туры чит ил инвестицияләр –икътисадка капитал кертүне финанслау гына түгел, әмма Россия өчен бик кирәк булып тора. Туры чит ил инвестицияләр шулай ук Россия эшханәләренең җитештерүчәнлекне һәм техник дәрәҗәне арттырырга ярдәм итәләр. Россиядә капиталны керткәндә чит ил компаниясе үзе белән яңа технологияләр, җитештерүне оештыруның яңа ысуллары һәм дөнья базарына туры чыгуны китерә.

«Greenfield» (баштан ук инвестицияләр) инвестицияләр – Республика өчен нинди файда?

Утырыш барышында кайбер сораулар каралды. Мәсәлән, «greenfield» инвестицияләре башка инвестицияләр төрләре белән чагыштырганда Татарстан өчен файдалырак булачакмы?

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион инфраструктура объектлары арасында күбрәк «greenfield» мәйданнары бар, бу вакытта инвестицияләр баштан ук яңа оешманы булдыруга җәлеп ителә. Соңгы 10 елда без бу юнәлештә актив эшлибез. Бүген 100 дән артык шундый мәйдан бар. Мәйданнарны без җирле икътисадка ярдәм итү һәм яңа эш урыннарын булдыру кирәклегеннән сайлыйбыз. Беренчедән шунда туры чит ил инвестицияләр җәлеп ителә.

“Алабуга” МИЗны мисал итеп китерергә була. 2016 елда республикага чит илләрдән килгән инвестицияләрнең бөтен күләме 261 млрд. доллар тәшкил итте, ә “Алабуга” МИЗ резидентлары буенча әлеге күләм 217 млн.артык доллар тәшкил итте. Хәзер анда 50дән артык резидент бар, 22 завод эшли. Бары тик 2016 елда 12 яңа резидент килде. Хосусый инвестицияләр күләме “Алабуга” МИЗга кертелгән дәүләт күләменнән 4 тапкырга артык булып тора. Әлеге күрсәткеч 10нан 1гә җитәчәк дип планлаштырыла.

Татарстан глобаль икътисадка интеграцияләнгән

Моннан башка дискуссия барышында Татарстан Республикасы Президенты кеше капиталы һәм квалификацияләнгән кадрларны әзерләү, инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә сыгылмалы тариф сәясәте кирәклеге, чит ил инвесторлары һәм ватан товар җитештерүчеләре арасында конкурентлык, республика икътисадының глобаль икътисадка керү турында сорауларга җавап бирде.

“Кибеттә продуктлар, техника һәм машина алганда, аларның када җитештерелүенә карыйсызмы? “Хайер” Кытай суыткычы Татарстан заводында ясала, шулай ук “Форд” Америка машинасы, “Армстронг” түшәме, яисә “Роквул” Дания җылылык изоляциясе. Россия шәһәрләрендә “МакДоналҗдс” рестораннарында Бразилия кофесын Татарстанда җитештерелгән “Хухтамаки” фин компаниясе стаканнарына тутыралар! Шулай Татарстан глобаль икътисадка интеграцияләнгән”, - дип Талия Миңнуллина уйлый.

“Татарстан-БГЭ” бизнес-форумы: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек”

Чара Annual Investment Meeting (AIM) 2017 VII еллык инвестицион форум кысаларында узды.

Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгый потенциалы турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Чыгыш кысаларында ул Татарстан – Россиянең иң тиз һәм сәнәгать ягыннан үсеш алган регионнарның берсе дип ассызыклады: “Без – нефть чыгаручы һәм аны эшкәртүче республика. Бездә нефтехимия үсеш алган, машина, самолетлар, вертолетлар, көймәләр, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Татарстан 50% тан артык сәнәгый товарларны экспортлый һәм тулысынча диярлек үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә. Махсус игътибар инновацион үсешкә бирелә. Бүген республика – инвестицион климат хәле буенча Россия милли рейтингында лидер”.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе республика партнерлык (ислам) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә пилотлы регион булып тора дип искә төшерде. Бу өлкәдә БГЭ һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр бар.

“Безнең республика Эмиратлар бизнесын һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксына. Үзара табышлы элемтәләрне киңәйтүгә шат һәм кирәк булган ярдәм күрсәтүгә әзер. Без аралашу өчен һәм бердәм проектлар буенча сөйләшүгә ачык”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Алга таба бизнес-форум кысаларында сорау-җавап форматында кызыксынган якларның туры очрашулары узды. Шулай ук төрле илләр, алар арасында БГЭ, Үзәк һәм Көньяк Африка, Пакистан һәм башка илләрдән делегацияләр вәкилләре белән эшлекле очрашулар узды.

Хезмәттәшлекне урнаштыру

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның БГЭ икътисад министры Султан бен Саид Аль-Мансури һәм Дубаи Ислам банкингы һәм финанслар үзәге җитәкчелеге белән очрашу узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар бер берсен җылы каршы алдылар. БГЭ икътисад министры Татарстан Республикасына Kazansummit-2014 катнашу өчен килгән иде һәм Рөстәм Миңнеханов белән таныш булуы билгеләнде.

Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында уртаклаштылар. Кайбер Татарстан компанияләре БГЭ белән мөнәсәбәтләрне инде ныгыталар. Мәсәлән, монда “КАМАЗ” компаниясенең региональ вәкиллеге эшли, әлеге регион Яшел Үзән көймә төзелеш заводы өчен дә кызык. Әлеге оешмалар күп тапкыр IDEX халыкара оборона күргәзмәсендә катнашты, бүген аларга Якын Көнчыгыш, Азия һәм Африка илләрендә кызыксынуны тотырга мөһим.

Моннан башка гадәт буенча БГЭ Татарстан туристлары өчен иң яраткан ял итү урыны булып тора. Бүгенгә Казан һәм Дубаи арасында «Флай Дубай» авиакомпаниясе регуляр рейслар ясый.

Султан бен Саид Аль-Мансури икътисад министры белән очрашуында Ислам банкингы һәм финанслар үзәге вәкилләре дә булды. Россиядә партнерлык (ислам) банкингы финанс инструментларын кертү һәм үстерү сораулары аерым тема булып торды. Республика партнерлык (ислам) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә пилотлы регион булып тора. Шуңа күрә Татарстан Ислам банкингы һәм финанслар үзәге белән бу өлкәдә бөтен яклы хезмәттәшлек өчен ачык.

“Сезнең илнең эшлекле даирәләре – Kazasummit Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитының даими катнашучылары. 2014 елда Сез үзегез Эмиратлар делегациясе башында булдыгыз. Сезне 18-20 майда узачак Kazasummit -2017гә чакырабыз. Сезне Татарстанда күрергә шат”, - дип очрашу азагында Талия Миңнуллина өстәде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International