Татарстан TCI Global Network Conference кластер үсеше буенча Бөтендөнья конференциясе эстафетасын кабул итте

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Антверпенда (Бельгия) TCI Global Network Conference кластер үсеше буенча 22 нче Бөтендөнья конференциясендә быел конференцияне кабул итүче Фландрия һәм 2020 елда конференцияне үткәрү хокукына ия булган Татарстан Республикасы арасында флаглар алмашу тантанасы булды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Кластерлар һәм кластер сәясәте икътисад үсешенә, аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга, илнең инновацион үсешен стимуллаштыруга карата дөньяда көннән-көн популярлаша бара. Татарстанда Россиядә иң эре машина төзелеше кластеры, мәгълүмати технологияләр кластеры (ИТ-кластер), полимерлар эшкәртү кластеры, җиһаз (агач эшкәртү) кластеры, азык-төлек кластеры, төзелеш кластеры, төзелеш технологияләре һәм материаллар кластеры, Кама машина төзелеше кластеры, аквабиотехнологияләр кластеры һ. б. уңышлы эшләп килә. Ике кластер формалаштыру стадиясендә: җиңел сәнәгать кластеры һәм кооператив кластеры. Сәнәгать кластерларын формалаштыру – кече һәм урта бизнесны, фәнни-белем бирү учреждениеләрен эре сәнәгать предприятиеләренең кооперация чылбырларына җәлеп итүнең нәтиҗәле инструментларының берсе. 2018 ел нәтиҗәләре буенча машина төзелеше кластерында катнашучылар саны 119 предприятиегә кадәр артты, ИТ-кластерда – 102 компаниягә кадәр.

«Татарстан Россия Федерациясенең беренче субъектларыннан берсе регионнарның кластерлы үсеше идеясен хуплады – бүгенге көндә республикада уннан артык кластер булдырылды, аларның иң көчлеләре – нефть химиясе һәм IT өлкәсендә кластерлар. Икътисад үсешенең кластер моделе безнең стратегиядә 2030 елга кадәр салынган.

TCI Network 23 нче конференциясе Татарстан Республикасының кунакчыл җирендә – Россия территориясендә халыкара коммуникацияләр нокталарында узуына мин чын күңелдән шат. Без инде 155 ил белән эшлибез һәм сезнең белән хезмәттәшлек өчен ачык.

Сезгә конференциядә нәтиҗәле эш телим һәм 2020 елның 14-16 октябрендә Кластерларны үстерүдә һәм конкуренциягә сәләтлелекне арттыруда яңа чакырулар буенча фикер алышу өчен Татарстанга чакырам», – дип Талия Миңнуллина сәламләү телеграммасында белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, «Иннокам» Ассоциациясе һәм югары икътисади белем бирү милли-тикшеренү институты карамагындагы Татарстан Республикасының Конвеншн-бюросы чараны үткәрүгә заявка әзерләде. Агымдагы елның 27 сентябрендә конференциягә әзерлек кысаларында TCI Network кластерларының халыкара үсеш институты вәкилләренең республикага инспекция визиты узды, анда үсеш агентлыклары, Хөкүмәт ведомстволары, кластер оешмалары, фәнни учреждениеләр, дөньяның 110 иленнән компанияләр белгеч-практиклары керә.

«Без Татарстанның кунакчыллыгына һәм визитыбызның оештырылуына сокландык. Конференция биеклектә узар дип ышанам!» – визит кысаларында TCI Network Президенты Мерет Даниэль Нильсен ассызыклады.

Конференция региональ конкуренциягә сәләтлелек өлкәсендә иң эре халыкара чара булып тора, 1998 елдан башлап, күренекле шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә инновацияләр һәм көчле кластерларны үстерү стратегияләрен төзүдә ирешкән уңышлар белән ел саен үткәрелә.

Әлегә кадәр Россия һәм БДБ территориясендә TCI Глобаль конференциясе үткәрелмәгән. Мондый чаралар – дөнья технологияләре һәм белемнәр трансферы, дөнья эксперт бергәлегендә имиджны арттыру, шулай ук эшлекле туризмны үстерү булып тора.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тарихта иң яхшы оештырылган халыкара чаралар – республика бренды инде. Республиканың Конвеншн-бюросын Татарстанга халыкара әһәмияттәге тармак эшлекле вакыйгаларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

«Татарстан – Россиянең уникаль төбәге, инвестицион климат һәм эшлекле кунакчыллык буенча лидер, аның конкурентлылыгы бай традицияләрне берләштерә белүгә, яңа җиңүләргә, яңа горизонтларга, яңа технологияләргә динамик, ныклы, системалы якын килүгә нигезләнә.

Татарстан Россия иИнновацион регионнары өчлегенә керә.

TCI конференциясе халыкара экспертлар катнашында узачак һәм, һичшиксез, илебез икътисадының кластерлы үсеше процессын тизләтәчәк.

Иң зур дөньякүләм вакыйгаларны үткәреп, без хезмәттәшлек механизмын эшләтеп җибәрәбез. Барлык катнашучылар өчен дә озак вакытлы ышанычлы партнер булырга шат булачакбыз! Чит илләр белән инвестицион хезмәттәшлек ягыннан караганда, Татарстанны технологияләр трансферы, инжиниринг үзәкләре дәрәҗәсендә хезмәттәшлек, республика территориясендә уртак югары технологияле сәнәгать җитештерүләрен ачу аеруча кызыксындыра», – дип билгеләде Талия Миңнуллина конференциядә сәламләү сүзендә.

TCI Global Conference-2020нең төп темасы 3C концепциясендә (Cities – шәһәрләр, Collaboration – хезмәттәшлек, Creative environment – креатив мохит)» кластер тематикасын дөньякүләм өйрәнүчеләрнең, кластер оешмаларының һәм конкурентлылык сәясәтен үстерү региональ институтларының, инновацияле һәм кластер сәясәтен эшләүчеләрнең актив эше өчен «Партнерлык: киләчәкне төзегәндә» булачак.

Россиядә мондый масштабтагы чараны уздыру халыкара фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә, региональ конкуренциягә сәләтлелекне арттыру, кластерлы үсеш һәм инновацияләргә ярдәм итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, чара кысаларында гамәлгә ашырыла торган кластерларны интернационализацияләү төбәкләрдә инновацион процессларны үзгәртеп кору өчен киң мөмкинлекләр ача, алар нигезендә хезмәт бүленешенең яңа формалары һәм дөньяның төрле илләреннән кластерларда катнашучылар арасында кооперация барлыкка килә.

Франциядә фармацевтика һәм косметика, азык-төлек сәнәгате кебек өлкәләрдә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 96 кластер бар. Хәзерге вакытта дөньяда сатыла торган һәр унынчы косметика продукты Cosmetic Valley кластерында җитештерелә.

Һиндстанда компьютер технологияләре өлкәсендә махсуслашкан 106 кластер бар. Һиндстанда IT-тармак әйләнеше 70 млрд АКШ доллары тәшкил итә. Шул ук вакытта, Һиндстан хөкүмәте югары технологияләр тармагы компанияләре өчен җитди салым ташламалары бирә.

Бөекбританиядә биотехнологияләр һәм биоресурслар өлкәсендә якынча 170 кластер бар.

Италиядә куллану товарлары һәм азык-төлек җитештерү өлкәсендә эшләүче 200 дән артык кластер бар. Кластерларның күбесе бер тармаклы (90%) һәм куллану товарлары: тукымалар, кием-салым, аяк киеме, ювелир әйберләр, аксессуарлар, шулай ук мебель, кухня җиһазлары, бизәкләү материаллары һәм сантехника җиһазлары җитештерүдә специальләшә.

АКШта якынча 400 кластер, һәм алар барысы да, нигездә, компьютер технологияләре өлкәсендә специальләшә.

Шул ук вакытта, кластерларны үстерү өчен инвестицияләрне җәлеп итү буенча махсус оешмалар мөһим роль уйный. Фландрия инвестицион үсеш агентлыгы (Антверпен провинциясе), мәсәлән, Бельгиянең үзендә 100 кеше һәм чит ил офисларында 2-3 хезмәткәр бар, алар 96. Еллык бюджеты Фландрия ИҮА якынча 60 млн евро тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International