Кытай эре компанияләренең Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенең 70 еллыгы уңаеннан Татарстанга бизнес-миссиясе

2019 елның 9 августы, җомга

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Татарстанга 25 эре Кытай компаниясенең бизнес-миссиясенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь, Халыкара сәүдәгә ярдәм итү буенча Кытай комитетының Россия вәкиллеге җитәкчесе Сюй Цзиньли, кытай бизнес-бергәлеге һәм Татарстанның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Бизнес-миссиянең эшлекле программасы кысаларында, беренче чиратта, республиканың инвестицион үсеш агентлыгында хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

«Кытай озак еллар дәвамында Россиянең стратегик партнеры булып тора һәм, әлбәттә, регионнар дәрәҗәсендә чагылыш таба. 2018-2019 еллар регионара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Кытай провинцияләре белән актив эш алып бара. Бүген бездә Шаньдунь, Хунань, Сычуань, Аньха, Хэйлунцзян, Чжэцзян һәм Чунцинь провинцияләре белән хезмәттәшлек турында 7 килешү имзаланды. Моннан тыш, безнең муниципалитетлар дәрәҗәсендә сәүдә-икътисади элемтәләр, мәдәни, мәгариф, туристлык һәм башка юнәлешләрне үстерү буенча уртак проектларны тормышка ашыру өчен нигез булып торган 14 килешүгә кул куелды», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Үз чыгышында ТР ИҮА башлыгы нәтиҗәле партнерлыкны билгеләү өчен регион буларак Татарстанның төп өстенлекләрен билгеләде.

«Татарстан – Кытай компанияләре өчен Россия базарына керү ноктасы. Татарстанның чимал базасы, логистика, инвесторлар өчен төрле ярдәм, Россиядә иң яхшы инфраструктура булуның бары тик 1 генә сәбәбе бар – бу безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан командасы. Безгә бер тапкыр кулланыла торган проектлар кызык түгел, без стратегик партнерлык яклы, ә бу - ышаныч, барлык килешүләрнең үтәлеше, кешеләргә, эшкә һәм илләребезгә карата мөнәсәбәтләр мәсьәләсе. Без ныклы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кирәк булганның барысын да тәэмин итәбез», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Инцинь әфәнде, үз чиратында, Кытай-Россия мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгаруга ярдәм итүче караш өчен рәхмәт белдерде.

«Кытай компанияләренең Татарстанга визиты Кытай-Россия региональ хезмәттәшлегенә һәм сәүдә-икътисадый алмашуга ярдәм итү өчен гамәли адым булып тора, аның максаты – Татарстанда инвестицион мохитне һәм потенциаль проектларны өйрәнү өчен мәйданчык булдыру, региональ хөкүмәт һәм компанияләр белән элемтәләр урнаштыру. Татарстан белән Кытай хезмәттәшлеге төрле өлкәләрдә үсә. Татарстан Россия регионнары арасында беренче рәтләрдә тора, бай ресурслары, куәтле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы фундаменты бар, ә аның икътисади куәте Россиядә беренче урында тора»,-дип билгеләп үтте үз чыгышында У Инцинь әфәнде.

Бизнес-миссиядә финанс, җитештерү, сәүдә өлкәсе һәм телекоммуникацион технологияләр вәкилләре катнаша.

Программада индустриаль паркларда булу, Кытай инвесторларының Татарстан территориясендә уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектларны өйрәнү, шулай ук Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләре үсеше турында фикер алышу каралган. Шулай итеп, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта кунаклар инновацион эшләнмәләрне өйрәнделәр, федераль зоналарның инвестицион потенциалы белән таныштылар – «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, шул исәптән «Костамону» резидентының җитештерү процессы белән. Чаллыда делегация әгъзалары көнкүреш суыткычларын җитештерү буенча «Haier» заводында булдылар. Компания – Татарстанның әйдәп баручы Кытай партнеры. 28 августта Haier корпорациясе президенты Чжан Жуйминь катнашында кер юу машиналары һәм индустриаль парк җитештерү заводын ачу тантанасы булачак. Шулай ук Түбән Камада Кытайның эшлекле даирәләре вәкилләре «Пионер» индустриаль паркында «Камасталь» заводының җитештерү процесслары (рулон корычын буяу) белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International