Талия Миңнуллина «Дөнья гөлчәчәге» Алтын медале халыкара бүләгенә лаек булды һәм тарихта беренче тапкыр «II меңьеллык Пассионарие» исемен алды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Дөнья гөлчәчәге» Алтын медале халыкара бүләгенә лаек булды һәм тарихта беренче тапкыр «II меңьеллык Пассионарие» исемен алды.

Тантаналы чара 11 июньдә Татарстан Фәннәр Академиясендә «Евразиянең интеграцион һәм модернизация потенциалы: гамәлгә ашыруның торышы, проектлары һәм форматы» VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумын үткәрү кысаларында узды. Бүләкне дөньяның мәдәният институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, БМОга ярдәм итү буенча Россия ассоциациясе Президиумы әгъзасы Энгель Таһиров тапшырды.

«Бу минем өчен зур дәрәҗә. Беренче чиратта, Татарстан җитәкчелегенә – республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәт әйтәсе килә, аның ярдәмендә без чәчәк атучы республикада яшибез, һәм гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнехановка – минем җитәкчемә, аның ярдәмендә мин күп нәрсәгә өйрәндем, һәм аның белән бергә Татарстан барлык өлкәләрдә дә яңа үсешкә ирешә. Шулай ук минем хезмәттәшләремә рәхмәт, алар көн саен минем белән янәшәдә кечкенә адымнар бөек эшләргә ясыйлар. Без бергә дөнья үсешенә зур өлеш кертәбез һәм кешеләрнең тормышын яхшыртабыз», – дип Талия Миңнуллина бүләкләү вакытында рәхмәт белдерде.

«Дөнья гөлчәчәге» бүләге 2000 елда «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе һәм ЮНЕСКО мәдәният институтының уртак карары белән гамәлгә куелды. Россия һәм чит ил сәясәтчеләренә, дәүләт башлыкларына, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фәнни-мәгариф үзәкләре (университетлар), халыкара, иҗтимагый тынычлык булдыру, гуманитар оешмалар җитәкчеләренә, шулай ук икътисадны, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт үсешенә зур өлеш керткән, шулай ук демократия идеяләрен һәм кыйммәтләрен социаль гамәлгә кертүгә бирелә.

Бүләк 4 номинация буенча тапшырыла, шул исәптән «планетаның килештерүчесе», «Фән хәрәкәтчесе» (мәгариф, мәдәният), «Заман иҗатчысы». Төрле елларда аны БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, ЮНЕСКО генераль директорлары, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һ.б. алды.

Талия Илгиз кызы Миңнуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзасы булып тора, 2014 елның 17 октябреннән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын җитәкли һәм шунда ук республиканы Россия регионнарында инвестицион климатның милли рейтингы лидерлары итеп чыгарды, шул ук вакытта өч тапкыр Татарстан рейтингның беренче баскычын биләде. Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге идарә Россиядә социаль-икътисадый файда китерәчәк һәм илләргә тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатларга ирешергә ярдәм итәчәк секторларга инвестицияләрне стимуллаштыру эшендә ирешкән күренекле казанышлар өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы премиясе иясе булды, шулай ук AIM Investment Award премиясе кысаларында Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия регионына инвестицияләр җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык дип танылды. Моннан тыш, Талия Миңнуллина «Stevie Awards 2018» премиясе кысаларында «Бизнеста хатын-кызлар» («Хөкүмәт/коммерцияле булмаган оешма» категориясе) бүләгенә лаек булды. Россия өчен бу шулай ук мондый беренче бүләк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International