Казанда кечкенә булмаган «Кечкенә Токио» төзиләр

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

3 июньдә 16.30 сәгатьтә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгында (Казан ш., Агрономия ур., 11) «Ида Санге Рус» япон компаниясе белән Казан шәһәре Совет районы территориясендә 23,5 га җирдә аз катлы торак комплекс төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру ниятләре турында Килешүгә кул куелачак. 

Агентлык проектны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрдә, шул исәптән гамәлдәге законнарда каралган дәүләт ярдәме чаралары буенча да консультатив ярдәм күрсәтәчәк.

«Ида Санге Рус» компаниясе җир участогын сатып алуга, инженерлык челтәрләрен төзүгә һәм тулысынча сатуга әзер йортларның беренче чиратын төзүгә 450 млн сум инвестицияли. Проектның гомуми бәясе 1 млрд 440 млн сум тәшкил итәчәк.

«Ида Санге Рус» компаниясе Татарстанда 2016 елда үз эшен башлап җибәрде. JWT япон технологиясе буенча беренче демонстрация йорты (клей брусы, дивар панельләре белән көчәйтелгән төзү балка конструкциясен кулланып фахверк технологиясе) «Яңа Салмачи» поселогында төзелде, ә 2018 елның 1 июнендә йортларны рәсми сату башланды.

Компания IIDA GROUP HOLDINGS халыкара төзелеш холдингының бүлендек оешмасы – Япониядә индивидуаль йортлар төзү базарының 30% өлешен биләп торучы аз катлы төзелеш лидеры.

«Татарстан, Япония кебек үк – сыйфат билгесе. Төзелешнең ышанычлы фахверк технологиясе, сертификацияләнгән материаллар һәм сыйфат стандартлары, эргономик планлаштыру төрлелеге, уйлап чыгарылган вак-төяккә кадәр эшләнү – проектның экспертиза барышында без бәяләгән компаниянең өстенлекләре.

Безнең Япония белән яхшы мөнәсәбәтләр, инвестицион проектларны да кертеп, уртак проектлар күп. Татарстанның гамәлдәге Япония партнерлары арасында Yokogawa, Sojitz, IIDA Group, Soramitsu. Без хезмәттәшлекне киңәйтергә омтылабыз һәм «Кечкенә Токио»ның нәкъ менә Татарстанда үсүенә бик шат», – дип уртаклашты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Казанда 180 йортка исәпләнгән «Кечкенә Токио» яңа торак комплексын төзү быел ук башланачак. «Ида Санге Рус» компаниясенең барлык йортлары да яшәү өчен әзер йортлар төзелә. Хәзерге вакытта, килешүләр нигезендә, әлеге проект өчен инженерлык челтәрләре белән участок әзерләнә.

Проектның мәйданы 23,5 га тәшкил итәчәк, шуларның 2,5 гектары иҗтимагый зоналарга һәм яшелләндерүгә бирелә, шул исәптән скверларга, спорт һәм балалар мәйданчыкларына. Казан шәһәренең Генераль планы белән комплекс территориясендә балалар бакчасы һәм мәктәп төзү каралган. 

Территориянең өстенлекләре: шәһәр читендә урнашуы, участок урман утыртмалары белән әйләндереп алынган, ясалма сулыклар, ландшафтның матурлыгы, төзекләндерелгән рекреация территорияләре буенда җәяүлеләр өчен йөрү юллары, үсеш алган инфраструктура.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International