Татарстан һәм Көньяк Корея төзелеш тандемын формалаштыра

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

SK Engineering & Construction Корея төзелеш компаниясенең вице-президенты Cеун Су Ли һәм ICictas insaat Россия һәм БМО илләрендә баш киңәшчесе Илья Кутидзе хезмәттәшлекне ныгыту максатында Татарстан башкаласына килделәр.

Беренче чиратта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында белгечләр кунакларны регионның инвестицион потенциалы белән таныштырдылар. Шулай 2018 елның азагында Әлмәттә Apollo компаниясенең клапаннарны җитештерү буенча заводның ачышы узды.

«Татарстан Көньяк Корея белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына һәм товар әйләнешен арттыру, бердәм проектларны тормышка ашыру һәм яңа җитештерүләрне ачу өчен бөтеньяклы ярдәмен күрсәтергә әзер. Бездә нефть эшкәртү, нефтехимия, медицина өлкәсендә хезмәттәшлекнең уңышлы тәҗрибәсе бар. Бу илләр һәм регионнарның ныклы мөнәсәбәтләр булуын күрсәтә һәм яңа перспективаларны үзләштерү өчен эффектив аралашуны төзүгә ярдәм итә», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

SK E&C электрстанцияләр өчен төзелеш хезмәтен күрсәтә, юллар, тимер юллар төзи, шулай ук Көньяк Кореядә һәм чит илләрдә тирә-юньне саклау белән шөгелләнә. SK Group шулай ук Көньяк Кореядә үткәргечсез мобиль элемтәсен иң зур тәэмин итүчеләрнең берсе булып тора.

Татарстан-Корея мөнәсәбәтләре алга таба Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм министрлыклар җитәкчеләре белән очрашуда дәвам итте.

«SK Engineering & Construction» Көньяк Кореянең иң зур инжиниринг һәм төзелеш компанияләрнең берсе булып тора. Республикага табигый газ буенча җитештерүләр төзелеше өлкәсендә тәҗрибә аеруча кызык», – дип Рөстәм Нургалиевич билгеләде.

«SK Grou 1977 елда барлыкка килде. Бүген ул нефтехимия заводлары һәм электрстанцияләрне төзү белән сәнәгый лидер булып танылган. Без алга таба барабыз, проектларны киңәйтүгә һәм яхшыртуга ниятебез бар. Шулай ук без чит ил базарларында үсергә телибез», – дип Cеун Су Ли сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International