Шул УКСИҮТ!

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Түбән Кама регионара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, бизнес үсеше үзәгенә әйләнде. «ЭТО ТО,СЭР» Халыкара инвестицион форумы кысаларында проектлар күргәзмәсе үтте, пленар сессияләрдә алдынгы экспертлар Татарстан территориясендә бизнесны алып бару өчен мәйданнар һәм шартлар каралды. Шулай ук «Татнефть» һәм «Нижнекамскнефтехим» кебек сәнәгый гигантлар белән хезмәттәшлек перспективалары төзелде.

Чарада 1000 артык кунак катнашты, алар арасында эшмәкәрләр, нефтехимия һәм нефть эшкәртү оешмалары җитәкчеләре, Кытай, Австрия, Молдавия, Россия субъектларыннан делегацияләр, чит илләрдә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкилләре булды.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина пленар утырышның модераторы булды, аның кысаларында ачык диалогта Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рустам Нигматуллин, Татарстан Икътисад министры Фәрит Абдулганиев, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маганов, Кытай Мэйшань шәһәренең Милли Хөкүмәте вице-мэры Цао ханым белән УКСИҮТ үсеше перспективалары каралды.

«ЭТО ТО,СЭР» – Татарстан территориясендә оештырылучы беренче зур халыкара инвестицион форум. Форум кысаларында 2 млрд 457 млн сумга 23 килешү булдырылды.

Хәзерге моментка Татарстанда 5 УКСИҮТ бар – 56 резидент һәм бүген республика Хөкүмәте әгъзалары яңа резидентларны җәлеп итү өчен нишләргә сорауларын карадылар.

«Кытай инвесторлары белән бергә бу – команда эше һәм  моңа безне Татарстан Президенты юнәлдерә дип аңладык», – дип Рустам Нигматуллин ассызыклады.

Айдар Метшин чарының мөһимлеген билгеләде.

«Безнең өчен бу – мөһим көн. Бүген ике мөһим вакыйга булды – «Нижнекамскнефтехим» акционерларының җыелышы һәм форум. Форум ярдәмендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсә алачак», – дип ассызыклады.

Түбән Кама УКСИҮТ статусые 2017 елда алды, бүген анда 8 оешма бар, алар 500 эш урынын булдырачаклар һәм Татарсанга 2 млрд сум җәлеп итәчәкләр. Бу ел планы буенча тагын 8 резидентны җәлеп итергә кирәк, 2027 елга монда 20 резидент килү өчен шартлар булдырырга кирәк, алар 7,5 млрд сум инвестиция китерәчәкләр.

Зур планнар зур җаваплылыкны барлыкка китерәләр. Талия Миңнуллина күрсәткечләрне булдырмау аркасында УКСИҮ статусын бетерү буенча федераль инициативасы темасын күтәрде. Татарстан Икътисад министры «Яр Чаллы» УКСИҮТнең күрсәткечләрне тулысынча җиткерү турында белдерде.

«УКСИҮТ – мөһим инструмент. Россия Икътисади үсеш министры катнашуы белән киңәшмәдә эшне ныгытырга максаты куелды. Шуңа күрә УКСИҮТ статусы бүтән бирелмәчәк, бары тик ерак көнчыгыш төрендә УКСИҮТ була ала», – дип Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Татарстан өчен бишенче УКСИҮТ статусын алу белән Фәрит Абдулганиев республиканың максатларын амбицияле булуын таныды, әмма Менделеевск шулай ук башкалар кебек үе уңай динамика күрсәтәчәк.

«Татарстанда яхшы команда эшли, хәзер безгә УКСИҮТларны резидентлар белән тутырырга кирәк», – дип Талия Миңнуллина әйтте.

Татарстанда бүген күп чит ил партнерлары бар. Татарстан Кытай Сычуань провинциясе белән ахирәт, бүген форум эшендә Мэйшань  шәһәренең  вице-мэры Цао ханым катнашты.

Цао ханым үз шәһәре турында сөйләде һәм инвесторлар белән эш итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Безнең икътисад үсешенең сере – бизнес процесслар, административ процессларның ачыклыгын арттыру», – дип билгеләде.

Спикерлар билгеләгәнчә, әлеге принциплар Татарстанда уңышлы тормышка ашырыла.

Хезмәттәшлекне төзүдә перспективалар сораулары бүген актуаль. Залда күп эшмәкәрләр, алар арасында «Камский завод полимерных материалов» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Иванов булды.

«Мин компания ачу моментыннан 15 ел буе аны җитәклим. Без эшебезне 2003 елда «Нижнекамскнефтехим» продукциясен эшкәртүдән һәм аны тормышка ашырудан әле башладык. Шуннан соң яңа эшкәртүне башладык. Бүгенге көнгә компания күп илләрдә һәм Россия шәһәрләрендә бар. Европага чыгарга әзерләнәбез. Хәзер Россиядә яңа полимер тукыма җитештерүен башладык. Түбән Кама яхшы булышты.  Продукциянең бер өлеше экспортланачак», – дип Игорь Иванов билгеләде.

Татарстан – потенциалны ачу һәм уңышлы проектларны тормышка ашыру өчен мәйдан. Бүген Түбән Камада «Пионер» Индустриаль паркы һәм аның резиденты «Роскамасталь»ның ачышы  узды.

«Россия – минең икенче ватан. Мин монда 25 ел яшим. Россияне яратам! Безгә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы бик булышты. Түбән Каманы сайладык. Башка районнар һәм регионнар белән чагыштырганда Татарстанда бөтен сораулар чишелә. Күп Кытай дусларыбыз монда булырга тели. Инвесторлар Түбән Камага киләчәк дип ышанам», – дип «Роскамасталь» генераль директоры Чжай Юйгуй әфәнде сөйләде.

«Күп эшләргә кирәк. Безгә күп бурычлар, барысын да без Татарстан Республикасы, илебез үсеше өчен булдырырга тиеш. Бүген аерым көн – Космонавтика көне. Бездә булган казанышлар нигез булып тора, алга таба эшләргә кирәк!», – дип Талия Миңнуллина тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International